Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексика култыгындагы казага BPнең чыгымнарны кысу карары сәбәпче


Мексика култыгына таралган нефть табигатькә зыян салды
Мексика култыгына таралган нефть табигатькә зыян салды
АКШ президенты каршындагы хосусый комиссия, Мексика култыгындагы фаҗигадә Британия нефть ширкәтенең даими рәвештә чыгымнарны киметү карарының сәбәпче булуы турында нәтиҗә чыгарды.

Былтыр Мексика култыгындагы нефть платформасында булган шартлауда һәм аннан соң чыккан янгында 11 кеше һәлак булган, берничә кеше яраланган иде. Нефть платформасыннан чыккан миллион тонна нефть Мексика култыгы ярларына таралып, табигатькә зыян салган иде.

Хисапта BP һәм аның уртакларының чыгымнарны кысу карары аларга шактый вакыт һәм көч казандырса да мондый карарларның каза ихтималын арттыруы турында әйтелде.

Комиссия, "нефть корылмалары һәм аларга карата хөкүмәт сәясәтендә мөһим реформалар башкарылмаган очракта киләчәктә бу төр фаҗигаләрнең янә кабатлана алачагы турында кисәтте.
XS
SM
MD
LG