Чараны ябу тантанасында 9-11 сыйныфлар арасында җиңүчеләр билгеләнде, аларга бүләкләр тапшырылды. Чарада Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары да катнашты һәм укучыларга, шулай ук аларның укытучыларына бүләкләр тапшырды.
Тантананы ябу чарасында катнашкан мәгариф министры урынбасары Артур Сурин сүзләренчә, республикада алты телдә белем бирелә, предмет буларак ундүрт телдә укыту оештырылган.
Министр урынбасары беренче өч урынны алучылар гыйнвар ахырында Казанда узачак төбәкара олимпиадада да катнашачаклар дип белдерде. Сурин сүзләренчә, бүген башкорт теле олимпиадасы башланды, 11 гыйнвар Бәләбәйдә чуваш теле һәм әдәбияты буенча олимпиада башланачак.
Шулай ук апрельдә Уфада экология буенча бөтенрусия олимпиадасы да узачак.
Татар теле һәм әдәбияты бәйгесенең бәяләмә төркеме рәисе Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Фәнисә Гафурова аерым кимчелекләргә дә тукталды:

“Әмирхан Еникиның әсәре буенча Ак әби образына күзәтү ясалырга тиеш иде. Анда кайбер укучылар Ак әбине төп образ түгел, ә бабай дип бирүчеләр дә бар иде.
Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән” әсәрендә ”хатын-кызның башы булмавы турында язылган” дигән җөмлә дә кызыклы. Бер укучы “Үзебез сайлаган язмыш” әсәренең авторы Хәсән Туфан Миңнуллин дип атый. Әдәбият сүзен хата белән язучылар да бар. Шулай ук әдәбият теориясен тиешле дәрәҗәдә өйрәнмәүләрен дә билгеләр идем”.
Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы доценты Зәбирә Кәримова да кайбер кызыклы мисаллар китерде:Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән” әсәрендә ”хатын-кызның башы булмавы турында язылган” дигән җөмлә дә кызыклы. Бер укучы “Үзебез сайлаган язмыш” әсәренең авторы Хәсән Туфан Миңнуллин дип атый. Әдәбият сүзен хата белән язучылар да бар. Шулай ук әдәбият теориясен тиешле дәрәҗәдә өйрәнмәүләрен дә билгеләр идем”.
“Укучылар тәрҗемәдә йомшаклык күрсәттеләр. Аларның сүз байлыклары җитәрлек түгел. Мисал өчен, кайбер җөмләләрен китерәм: “Соңрак звонить итегез, пожалуйста”, “Иртәнге ашка мин сөтләп пешерелгән овсяной бутка ашыйм”, “Сезгә совет бирергә рөхсәт итегез”, “Рәхмәт вежливое отношение өчен”, “Сез бигрәк щедрый” һәм башка шундый мисалларны күпләп китерергә була.”
Чара ахырында оештыручылар Тукайның “Туган тел” җырының фонограммасын куйдылар. Укучылар һәм укытучылар аны басып тыңласалар да, аңа кушылучылар булмады.