Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Русия – дөньяви дәүләт” дигән реклама такталары эленде


Мәскәүнең Ак Йорт һәм Яңа Арбат урамы янында эленгән бер реклама тактасында Русия конституциясенең 14 маддәсеннән сылтама китерелгән.

“Дини оешмалар дәүләттән аерылган һәм канун алдында бертигез”, диелгән бу маддәдә.

Мондый рекламаны дөньяви дәүләт төзелешен яклаучы “Здравомыслие” фонды оештыра.

Икенче такта Строгино бистәсендә эленде. Анда христианнар чиркәү төзүне сорап җыеннар үткәрә. Чиркәүгә каршы булганнар исә төзелешкә каршы имза җыя.

Фонд хакимиятләр конституциядә каралган бу маддәне боза, дип реклама такталары белән даими рәвештә Русиянең дөньяви дәүләт булганын искә төшереп торырга ниятләнә.
XS
SM
MD
LG