Accessibility links

Кайнар хәбәр

"МММ"га ышаныч бетте, җиңел баю теләге калды


"МММ" акчалары
"МММ" акчалары

Казанда “МММ”га яңадан акча бирүчеләр әлегә күренми, әмма моңарчы пирамидалар Татарстанда гел уңышлы эшләп килде.


“МММ” пирамидасын төзүче эшмәкәр Сергей Мавродиның соңгы белдерүләрен Татарстанда да ишеттеләр. Белгәнегезчә, ул интернетта “МММ-2011” чарасын башлау турында игълан итте һәм яңадан халыкка җиңел генә баерга тәкъдим итте.

Бу хәбәрне Татарстандагы бик күп мәгълүмат чаралары бастырды һәм “алдакчы кире кайта” дип кисәтүләр ясады. Татарстанда “МММ” кебек пирамидаларга яңадан ышанучылар булырмы? Анда авыз пешкәннән соң да, республикада шактый шундый “финанс клублары” эшләп киткән бит. Соңгы арада гына тикшерелгән пирамидалар 300 миллион сум зыян китергән дип санала.

Мавродига Татарстанда да ләгнәт укылды

1993-1995 елларда эшләгән “МММ” ширкәтен һәм аның җитәкчесе Сергей Мавроди исемен Татарстанда бик күп кеше белә. Аның ширкәте вәгъдә иткән табышка алданып, “МММ” кәгазьләрен меңнәрчә кеше сатып алган иде.

Кемдер табыш та ала алды, әмма ахыр чиктә пирамида ишелде. Кайбер газетлар язганча, “МММ” аркасында 15-20 миллионлап Русия кешесе акчасын югалтты. Татарстанда да андыйлар байтак булды.

Чаллыда яшәүче бер яшь гаилә сәүдә итеп тапкан беренче акчаларын шушы “МММ” кәгазьләренә алмаштырган. Газапланып эшләп тапкан акчаларын балаларына тотмыйча шушы ширкәткә бирүче аналар да булды. Яңа тормыш башларга дип туйга туганнар салган акчаларны да шушында барып тыккан Казан кешеләре юк түгел. Фатирларын саткан, чит илләрдә эшләп кайткан зур гонорарларын “МММ” ширкәте хуҗасына “бүләк” иткән кешеләр Татарстанда да байтак. Инде Мавроди яңадан бу базарга кайтмакчы. Бу юлы аңа ышанучылар булырмы?

"Югалтырлык акчабыз юк"

Казан урамнарында үткәргән кечкенә генә сораштыру вакытында, “МММ” һәм Сергей Мавродига яңадан акча бирергә теләүчеләр “Азатлык” хәбәрчесенә очрамады.

Казанда яшәүче өлкән яшьтәге Рәшит абый: “Ышанычсыз кешеләр күп алар, “Мерседес” отасыз дип телефоннан да шалтыратып яталар, андый җирдә акча эшләп булмый”, диде.

Пенсионер Миләүшә апа: “МММ” кебек ширкәтләргә салырлык акчам юк, 5 мең сум гына эшлим. Булган очракта да аңа бирмәс идем, чөнки төрмәдә утырып чыккан кешегә яңадан ышанырга ярамый”, дип саный ул.

Урта яшьтәге эшмәкәр Дилбәр ханым Мавроди исемен ишеткәч: “Аңа яңадан кем ышана инде!”, дип көлеп куйды. “Югалтырлык акчам юк, бөтен булган финанслар кирәкле җирләргә салынган”, дип җавап бирде ул.

Пенсионер Наталия апа: “Бер кайчан да андый пирамидаларга ышанмадым, заманында ирем бер ширкәткә акчаларны салган иде, югалды барысы да”, диде. Ул аның да, укытучы булып эшләүче кызының да керемнәрнең бик аз, тагын каядыр салырлык акчалары калмавын хәбәр итте.

Җиңел баю теләге көчле

Инде “МММ” белән меңнәрчә кешенең авызы пешсә дә, Татарстанда соңгы елларда гына да башка пирамидаларны оештыручылар 3 меңләп кешенең башын әйләндергән.

Татарстандагы Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләр белән көрәш бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Емельяновның әйтүенә караганда, республикада “МММ”нан соң мәгълүм “Хопер-инвест”, “Рус йорты Селенга” компанияләренең бүлекчәләре эшләгән.

2002-2003 елларда төрле исемнәр белән башка акча эшләү клублары ачылган. Әйтик “Мегаполис”, “Мой мир”, “Олимп” һәм башка шундый исемнәр белән ачылган финанс пирамидаларына акчаларын кертергә, туганнарын, дусларын алып килергә үгетләп торганнар. Алар да зур процент табыш вәгъдә иткән.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, аларга кимендә 500ләп кеше ышанган һәм 10 миллион сумлап зыян күргән. Бу кешеләрнең әле бәхете булган, оештыручыларның акча, фатирлары сак астына алынган – зыянның 90%ы кире кайткан. Бу хакта Икътисади җинаятьләр белән көрәш бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Емельянов хәбәр итте.

Соңгы берничә елда “Гарант-инвест” һәм “РуБин” һәм башка пирамидаларның эше тикшерелгән. Алар Татарстанда 3 меңләп кешенең башын әйләндергән. Бер елга якын эшләгән шушындый финанс клублары китергән зыян барлыгы 300 миллион сум тирәсендә дип исәпләнә, диде тикшерүче Андрей Емельянов. Бу эре пирамидаларның эшен тикшерү тәмамланып килә, 5 җинаять эше нигезендә Татарстандагы пирамидаларны оештыручыларның берничәсе хөкем ителгән.
XS
SM
MD
LG