Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның элекке хөкүмәт башлыгы тикшерелә


Раил Сарбаев
Раил Сарбаев

Башкортстан хөкүмәтенең элекке башы Раил Сарбаевны Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге тикшерә башлады.

Раил Сарбаев 2009 елның декабрендә Австрия башкаласы Венага сәфәре сәбәпле тикшерелә. Әлеге рәсми булмаган сәфәргә ул Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимов белән очрашу өчен барган. Бу сәфәр республика казнасына миллион ярым сумга төшкән. Әлегә Сарбаевка җинаять эше ачылмаган, аның ачылу-ачылмавы бер ай эчендә билгеле булачак.

Раил Сарбаев хөкүмәт җитәкчесе булып эшләгән чорда аның сүзчесе булган Зөһрә Сәетколова ул сәфәрнең рәсми оештырылуын ирештерде. Аның сүзләренчә, анда Раил Сарбаев җитәкчелек иткән делегация “Лассерсбергер” исемле төзелеш фирмасы җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар үткәргән. Анда сүз йорт төзү технологияләре хакында барган.

Узган елның сентябрендә республика президенты Рөстәм Хәмитов “кызыклы җинаять эшләре булачак, гаеплеләр утыртып та куелачак” дип ирештергән иде. Шуны искә төшерүчеләр Раил Сарбаевның утыртып куелу ихтималлыгын фаразлый.

Икенче берәүләр исә аның гаебе ачылган очракта да ул шартлы гына хөкем ителәчәк дип фаразлый. Шулай дип Русия дәүләт Думасы депутаты Мурат Киекбаев ирештерде. Аның сүзләренчә, бу федераль структураларның Башкортстанда вазгыятьне контрольдә тотуын күрсәтү өчен эшләнә.
XS
SM
MD
LG