Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Төркия арасында виза килешүе әзер


Төркия белән Русия арасында ике яклы виза режимын бетерү тырышлыклары ахырына якынлаша. Ике ил арасында визаларны бетергән соңгы килешү 16 мартта Мәскәүдә имзаланыр дип көтелә.

Төркия белән Русия арасында визасыз сәяхәт итү мөмкинчелеге якын арада тормышка ашар дип көтелә.

Бу атна Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров рәсми сәфәр белән Төркиягә килде. Сәфәр кысаларында ул Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу белән башта ике ил мөнәсәбәтләрен ныгыту мәсьәләсен сөйләште.

Ике рәсми шулай ук Иранның низаг тудырган атом программасы һәм Якын Көнчыгыштан алып Балкандагы проблемаларга кадәр төрле темалар турында фикер алышты.

Төркия-Русия дуслык килешүенә - 90 ел

Мәгълүм булганча, Төркия белән Русия арасында былтыр Югары дәрәҗәле хезмәттәшлек шурасы төзелгән иде. Аның чираттагы утырышы Мәскәүдә узачак. Премьер Таййип Эрдоган якынча 10 банкның вәкиле белән март аенда Русиягә барачак.

Даутоглу бу очрашу вакытында визасыз сәяхәт итү процессында соңгы адым дип саналган килешүгә әлеге очрашу вакытында кул куелачагын белдерде.

Хәбәрләргә караганда, ике ил ватандашларының визасыз рәвештә сәяхәт итүенә мөмкинчелек бирәчәк виза килешүнең Русия белән Төркия арасында 1921 елда имзаланган Дуслык килешүенә 90 ел тулган көн - 16 мартка туры китереп имзаланачак. Моның өчен әзерлекләр дәвам итә.

Pәсмиләр визасыз режимның язгы туризм вакытына өлгерер дигән карашта.

Төркия-Русия мөнәсәбәтләре


Сергей Лавров белән Даутоглу очрашуы
Бу атна Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровны кунак иткән Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу, Төркия белән Русия арасында бары тик күршелек мөнәсәбәте генә булмавын, бу ике илнең шул ук вакытта төбәк һәм глобаль үзгәрешләргә уртак перспективадан карауларын әйтте.

Төркиянең яңа тышкы стратегиясе нигезендә еллардан бирле "дошман" ил рәтендә торган Русия, 2010 елда ил иминлегенә янаган илләр исемлегеннән чыгарылган иде. Төркия башта энергиядән алып сәүдә әйләнешенә кадәр күптөрле өлкәдә Русия белән хезмәттәшлек булдырырга тели.

Русия белән стратегик уртаклык килешүе белән бергә беренче эш буларак ике ил арасында визасыз сәяхәт итү килешүе төзелгән иде. Килешүгә ил җитәкчеләре бер ел элек ук кул куелган булса да, Русиянең кайбер "кайгылары" сәбәпле, аның гамәлгә ашуы шактый кичекте.

Энергия өлкәсендә хезмәттәшлек

Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу ике ил арасында энергия тармагында мөһим эшләр башкарылуын, Төркия белән Русия арасында атом энергиясе өлкәсендә хезмәттәшлекнең тиздән гамәлгә ашачагын әйтте.

Гыйнвар ае урталарында Русия ягыннан рәсмиләр проектны таныту һәм килешүгә кул кую өчен Төркиягә килгән иде. Чара вакытында чыгыш ясаган Русиянең Анкарадагы илчесе Владимир Ивановский, атом станциясе төзелешенең 2013 елда башланачагын һәм беренче реакторның 2018 елда эшли башлаячагын әйткән иде.
XS
SM
MD
LG