Новосибирскида 500-ләп пенсионер җәмәгать транспортында йөрү ташламаларын кире кайтару таләбе белән урам җыены үткәрде.
Рөхсәт ителгән митингны коммунистлар фиркасенең җирле бүлеге оештырды. Халык 20 дәрәҗә салкынлыкка карамастан протест чарасына җыелды.
Ташламаларны кире кайтару таләпләре язылган шигарьләр күтәрелде, өлкә губернаторы Василий Юрченкога мөрәҗәгать белән имзалар җыелды.
Бу пенсионерларның инде икенче шундый җыены. Кичә 200-ләп кеше шул ук таләпләр белән өлкә хакимиятә бинасы каршына пикетка чыккан иде.