ПАСЕ вәкилләренең Татарстанга сәфәре турында "Азатлык" радиосы язмалары белән радио эфирда һәм azatliq.org сәхифәсендә таныша алмаган татарлар, мәкаләләрне "Безнең гәҗит"нең соңгы санында укый ала. Анда ПАСЕ вәкиле Андреас Гросс "Азатлык" сорауларына демократия, Русиянең кеше хокукларын саклау бурычларын ни дәрәҗәдә үтәве турындагы фикерләре белән бүлешә.
Кайсы милләт өстенрәк?
Илфат Фәйзрахманов “Тел татарга кирәкме?” дигән мәкаләсендә соңгы арада Русия президенты ясаган белдерүләр турында тәэсирләре белән бүлешә. Дмитрий Медведевның рус халкының өстенлекле булуы хакында белдерүе авторны уйга батырган.
“Хәзер менә Илбашы да шәхсән минем үземнең икенче сортлы халык вәкиле икәнлегемне төртеп күрсәтә. Минем кебек үк марилар, чуашлар һәм башка халыклар бар. Русиядә 100дән артык милләт, димәк барысы да – икенче сорт”, дип яза Илфат Фәйзрахманов.
“Моңарчы телебезне, динебезне чикләүче гамәлләрне йота бардык. Монсын да йотарбыз, "күңелне тынычландырырлык сәбәпләрне киләчәктә дә табып булсачы дип теләргә кала", ди “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов.
“Русия кем өчен?” дигән мәсьәләдә фикер алышу газетның интернет сәхифәсендә дә барган. Укучыларның кыю фикерләре белән газет битләрендә дә танышып була.
Чирен яшергән – үлгән
Газетның даими авторы Сәйдулла Кутушев “Әйтсәм әйтим” сәхифәсендә Казан журналистларына торак-коммуналь бәяләрнең артуы турындагы хәбәрне халыкның ачуын бик чыгармыйча, йомшартып бирергә кушылуы турында бәян итә.
Әмма автор халыкны алай гына тынычландырып булуына шик белдерә, чөнки бәяләр чыннан да ачуны кабартырлык.
“Торак-коммуналь хуҗалыкка әйләнеп кайтсак, анда бәяләр күтәрелүне түрәләр энергия чыганаклары кыйммәтләнү белән аңлата. Шулай инде, ничек алар кыйммәтләнмәсен?
Чубайс энергетика системасын тураклап таркату эшен төгәлләде, ләкин бу электр энергиясе базарында бернинди көндәшлеккә дә китермәде. Система барыбер монополист булып кала бирә, таркатылган оешмалар килешеп, күбрәк акча сыгу максаты белән эшли.
Газны әйткән дә юк – алтын чыккан урынында кыйммәт бит ул. Шуңа да зәңгәр ягулыкны чит илгә сатып көн күрәбез. "Газпром" ярдәмендә ил халкының түгел, анда яшәүчеләрнең генә хыяллары тормышка аша.
Нефть тармагын әйткән дә юк – бензин бәяләре янә өскә үрмәли... Ничек яшисе? Бәлки, түрәләр бу темага да берәр брифинг оештырып, ничек исән калу юлларын да аңлатыр?!.”, дип яза Сәйдулла Кутушев. Бу язманы да сез “Безнең гәҗит”нең соңгы санында укый аласыз.
Милициягә дә авыр
Халыкның тормыштан зарлануы җитмәгән, инде милиция дә кыенлыклар турында әйтә. Татарстандагы Эчке эшләр министрлыгының еллык утырышында, киләсе елның тагы да авыррак булуы көтелә, дип әйтелгән.
“Һәркем белә: быел табигать күп сюрпризлар ясады. Башта корылык, бетмәс-төкәнмәс янгыннар булса, кышның беренче көннәреннән үк кар астында калдык. “Шунда да беренчеләрдән булып милиция халыкка ярдәм итәргә ашыкты, – дип белдерде Әсгать Сәфәров. – Киләсе ел тагын да авыррак булыр, мөгаен, чөнки күп реформалар көтелә.
Милиция хезмәткәрләренең саны кыскартылды, ләкин бурычлары арттырылды. Киләсе елга да кыскартулар булыр...” диелә “Безнең гәҗит”нең 26 гыйнвар санында басылган мәкаләдә.