Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инсаф Шакиров: “ЮХИДИны мәхкәмәгә бирәм”


Инсаф Шакиров: “ЮХИДИны мәхкәмәгә бирәм”
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:32 0:00
йөкләү

Казан федераль университетында юридик факультетның 3нче курсында укучы Инсаф Шакиров ЮХИДИ тарафыннан яңа кертелгән “паркон” системасына каршы. Көне буена юл кырыенда калдырган машинаң өчен бер көнгә унар штраф түләтү канунсыз гамәл ди ул.

Казан федераль университетында юридик факультетның 3нче курсында укучы Инсаф Шакиров ЮХИДИ тарафыннан яңа кертелгән “Паркон” системына каршы. Көне буена юл читендә калдырган машинаң өчен бер көнгә унар штраф түләтү – канунсыз гамәл, ди ул.

Бүген Инсаф Шакиров машинасын куярга урын эзләп йөреп, имтиханга соңга калган. Университетка кереп барышлый ул “Азатлык”ка моң-зарларын сөйләде.

“Укырга киләм машина куярга урын юк. Бер урын табып, шунда куйган идем берничә көннән 300 сум штраф килде. Элек университетның икенче бинасы янына куярга рөхсәт бар иде. Хәзер анда да тыйдылар.

Университет каршындагы юл тар, дәүләт стандартларына туры килми. Шуңа күрә туктап торырга ярамый дигән билге биредә бөтенләй куелмаска тиеш”, ди Инсаф Шакиров.

Бер штрафны бишкә әйләндерү – канун бозу

Машинаны дөрес урында калдырмаган өчен штраф бер генә килсә, түзеп булыр иде, әмма яңа кертелгән “Паркон” машиналары узган саен фотога төшереп, штраф җибәреп тора. Инсаф та бу проблемга юлыккан. Әлеге гамәлне ул канунсыз ди.

“Мәхкәмәгә барырга уйлыйм. Чөнки ЮХИДИ хезмәткәрләре канун боза. Машина көне буе бер урында торса, аларның биш-алты штраф язарга хокуклары юк. Машинаны тиешле урынга куймыйча кагыйдәне бозганмын икән, бер тапкыр штраф түләргә ризамын. Әмма бер үк штрафны берничә тапкыр түләтү канун бозу”, ди Шакиров.

Миңнеханов: “Ризасызлар мәхкәмәгә барсын”

Татарстан республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов исә, меңләгән казанның канәгать булмыйча, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүеннән курыкмый.

“Ярамаган урыннарда калдырылган машиналар бер прибор белән генә түгел, ә төрле вакытта, төрле приборлар белән төшерелә. Шуңа күрә без караганда, бер рәсем икенчесеннән аерыла, гәрчә анда төшерелгән машина бер үк булса да.

Моңа нигезләнеп без күпләрнең шелтәләрен кабул итә алмыйбыз. ЮХИДИ идарәсе килгән барлык штрафларны түләп барырга киңәш итә. Моның белән килешмәүчеләр үз хокукларын мәхкәмәдә яклый ала”, диде Рифкать Миңнеханов.

Татарстанның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров исә, “Паркон” приборларының халык алдында ЮХИДИның дәрәҗәсен төшерүен әйтә.

“Безне бүген “Паркон”га карата ризасызлык белдереп язган хатлар белән күмделәр инде. Әмма без бу приборны яхшы тормыштан кулланмыйбыз”, диде Сәфәров.

Студентлар шелтә хаты әзерли


Инсаф Шакиров исә, КФУ студентларының хокукларын чикләү күренеше белән ризалашырга җыенмавын әйтә. Аның сүзләренчә, студентлар җыелып президент Рөстәм Миңнехановка хат язарга уйлый.

“КФУ студентлары бу хәлләргә ризасызлык белдереп, президент Рөстәм Миңнеханов исеменә шелтә хаты язарга җыена. Әлегә алар университетта белем алучылардан имза җыеп йөри, диеп ишеттем”, ди Инсаф Шакиров.

Әлеге проблемнан чыгу юлын исә, Инсаф, КФУның үзенең машина кую урыннарын төзүдә күрә.

“Университетка машина кую урыннары җитми. Ике урын бар. Берсенә ун, икенчесенә биш машина сыя. Ә КФУда дистә меңгә якын студент укый. Шуларның егерме проценты машиналы. Аларга нишләргә?”, ди Шакиров.

Татарстанда тиешсез урыннарда калдырылган машиналарны теркәүче “Паркон” системы быелдан эшли башлады. Әлегә шәһәрдә 18 мондый җайланма бар. Яңа елның беренче аенда гына да алар 13 мең кагыйдә бозу очрагын теркәгән.
XS
SM
MD
LG