Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда машина йөртүчеләр түрәләр өстенлеген бетермәкче


Русия машина йөртүчеләр федерациясенең Казан бүлеге әгъзалары зур түрәләр узганда юлларны башка машиналарга ябуны туктату таләбе белән прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Оешманың Казан бүлеге вәкиле Рамил Хәйруллин канун нигезедә юллар бары тик президент һәм премьер-министр үткәндә генә ябыла ала диде.

Башка түрәләр машиналары үткәндә юлларны ябу ул кагыйдәләрне тупас бозу ди Хәйруллин.

Аның әйтүенчә, мондый юл ябулар Казан урамнарында тыгыннарны арттыра һәм казаннарның хокукларын боза.

Күптән түгел Ростов шәһәре прокуратурасы ЮХИДИгә юлларны тиешсез ябуларны туктатырга кушкан иде.
XS
SM
MD
LG