Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: Метшин – Казанча Лужков


“Безнең гәҗит” чит илләргә йөреп дөрес үрнәк ала алмаган түрәләр, Казанны кар астында килеш калдырып, Испаниягә киткән Метшин һәм мөфти Госман Исхакыйны “кешечә” озата алмаулары турында яза.


Шул ук санда Минзәләдә гадәттән тыш хәлләр бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең нахак яла ягылган җитәкчене яклап чыгулары турында да хәбәр ителә.

“Күрше тавыгы күркә кебек...”


Сәйдулла Кутушев “Күрше тавыгы күркә кебек...” язмасында түрәләрнең Сингапурга сокланып кайткач, салымнар киметү мәсьәләсен Русия күләмендә дә күтәрмәүләренә аптыравын белдерә. Европага якынаюны автобусларда тукталыш исемен өч телдә әйтү түгел, ә транспортның даими йөрүен тәртипкә салудан башлыйсы иде, ди автор.

Ул Казанда озакламый шәһәр үзәгенә автомобиль белән керү түләүле булу мөмкинлеге турында искәртә. Бу гамәлнең хакимият вәкилләренең халык реакциясен чамалау, кармак салып карау төсле булуын әйтә.

“Үзәктә йөргән өчен түләү кертеп, хәерчеләрдән котылып була ул. Тик хәерчеләр артык күп булган илдә яшибез бит, урамнар бөтенләй буш, санаулы байлар өчен генә калмагае.

Аннан соң, Конституциядә ил буйлап ирекле йөрү хокукы һәр гражданинга беркетелгән бугай... Уйлагыз әле, егетләр, бәлки, чит илләрдә кычкыртып акча кысуга нигезләнмәгән тәҗрибә бардыр, аны да өйрәнеп кайту комачауламас, шәт...”, ди Сәйдулла Кутушев.

"Казан карга күмелгәндә, Метшин Испаниягә очты"

“Илсур Метшин – Казанча Лужков” дип исемләнгән язмасында Рафис Дефисов Казанны кардан чистарта алмауларын “аномаль һава торышына” сылтап калдыруларына аптырый.

Казан карга күмелеп, “параличланып” ятканда, шәһәр башлыгы Илсур Метшинның “Рубин” артыннан Испаниягә очуын билгеләп үтә автор. Һәм бу гамәлне мәскәүләр Мәскәү асты урманнары янудан чыккан төтеннән тончыкканда, Русия башкаласы мэры Юрий Лужковның Австриядә булуы белән чагыштыра.

“Ләкин Лужковны, нәтиҗәдә, “ышаныч югалту сәбәпле” ярлыгы белән вазифасыннан азат итү көтә иде”, ди Рафис Дефисов. Әмма язма башында ук искәртеп куя:

“Мондый җитәкчеләр әле озак елларга Татарстан башкаласының хуҗасы булачак дип, бары тик авыр сулап куярга гына кала. Илсур Метшинның күптән түгел ясаган белдерүе шуңа ишарәли. Ул шәһәрне тәртипкә китерү буенча чираттагы концепцияне эшләргә боерды”, ди.

Автор казаннарның шәһәр мэрына ышанычы элек тә зур булмавын, ә хәзер аның тәмам юкка чыгуын әйтә. Рафис Дефисов шәһәр халкында ихтыярсыздан кара юмор барлыкка килүен билгеләп үтә:

“Метшин тарафыннан вәгъдә ителгән сәламәтлек бишьеллыгы менә шушыдыр инде”, ди.

“Әлегә кадәр тау көртләренә күмелгән, чистартылмаган юллар һәм ишегаллары тудырган катастрофалы хәлне Камил Исхаков төзәтә алган булыр идеме? Әйтүе кыен. Ләкин шунысы ачык: эштән гадәттәгечә кичке алтыда кайту урынына, төнге 11гә генә кайта алуның, Казанда, гомумән, җәяү тәпиләүнең транспортта йөрүгә караганда күпкә җиңелрәк икәнлеген нәкъ менә Метшин вакытында аңладык. Ә мондый идарәчеләр, гомумән, кирәк микән соң безгә?!” дип сорау куя автор.


Хезмәткәрләр җитәкчене яклый

Лилия Заһидуллина “Нахак һәм хак янәшә” дип исемләнгән язмасында үткәргән тикшеренүе турында яза. Ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Минзәлә бүлеге җитәкчесе Әхсән Гыйлфановка нахак яла ягулары, аңа каршы эш алып барылуы турында хәбәр итә.

Хезмәткәрләрнең күбесе җитәкче яклы икән. Әмма кайберләре аңа каршы, нахакка гаепләп, гариза язганнар. Тикшерү нәтиҗәсендә бу гамәлнең Гыйлфановка каршы көрәш алып баручы бертуган Шәкүровлар котыртуы белән эшләнүе ачыклана.

Журналист күп хезмәткәр белән сөйләшә – күбесе җитәкчене яклый. “Безнең илдә җитәкчедән зарлану норма санала югыйсә”, дип үзе дә гаҗәпләнә Лилия Заһидуллина.

“Начар җитәкчене берәү дә бу кадәр якламас, батып барганда кул сузмас иде. Бәлки, бу очракта кайберәүләргә ялган күрсәтмә биргән өчен җаваплылык булуын әйтергә онытканнардыр?” ди ул.

“Мөфтине матуррак итеп озатасы иде...”


Лаеклы ялдагы милиция майоры Әнәс Миндаров “Татарга нинди мөфти кирәк?” язмасында кешенең хәнәфи булганын аеру мөмкин түгеллеге һәм мөфтине озату эшен матуррак оештыру зарурлыгы турында яза.

Соңгы вакытта күп кенә мөселманнарны “сәләфи” термины белән атау модага кереп китүен, моннан берничә ел элек кенә шул ук шәхесләргә “ваһһаби” дигән исемне тагарга тырышуларын билгеләп үтә автор. Ул Рәис Сөләймановның “Бүген Татарстанда өч меңләп сәләфи бар”, дигән сүзләренә каршы чыга.

“Һәр мәчет янына шпион куеп, килгән һәркемне санап торсаң да, намазга йөрүчеләрнең арасыннан кайсы сәләфи дә, кайсы хәнәфи икәнен ничек аерып булсын? Гомумән, кемнең сәләфи, кемнең хәнәфи икәнен кем билгели?” дип сорау куя Әнәс Миндаров.

Автор Госман Исхакыйны эшеннән алуны да матуррак оештырып булыр иде, дип әйтә.

“Әгәр пленумга югарыдан берәр чиновник килеп, рәхмәт әйтеп, бүләген биреп: “Хәзрәт, бергәләп эшләдек, киләчәктә дә халыкка бергәләшеп хезмәт итәрбез”, дисәләр, аның үз теләге белән китүе халык арасында да “кеше ышанырлык” булып тоелыр иде. Пәйгамбәрнең: “Малны бугазласагыз да, күркәм итеп бугазлагыз. Пычагыгыз үткен булсын”, дигән хәдисе бар. Мөфтине пенсиягә озату эшен дә күркәмрәк итеп оештырырга булгандыр, мөгаен”, ди Әнәс Миндаров.

Язма ахырында автор татарга нинди мөфти кирәклеге турында сорау куя һәм халкыбыз бүген нинди мөфтигә лаек булса, Раббыбыз шундыйны китерер дип, нәтиҗә ясый.
XS
SM
MD
LG