Accessibility links

Русия офицерлар санын 70 меңгә арттыра


Киләсе елдан Русия армиясендә офицерлар саны баштарак реформа планында каралгандагыдан 70 меңгә күбрәк булачак.

Чәршәмбе президент Дмитрий Медведев белән киңәшкәннән соң саклану министры Анатолий Сердюков бу артуны илдә өстәмә хәрби көчләр төзү, аерым алганда галәм хәрби саклану көчләре булдыру белән аңлатты.

Элегрәк министр реформа нәтиҗәсендә хәрби көчләрдә барлыгы бер миллионлап кеше калдырылуын, офицерларның 350 меңнән 150 меңгә калдырылуын игълан иткән иде. Нәтиҗәдә исә 2012 елдан офитсерлар саны 220 мең булачак.
XS
SM
MD
LG