Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда көрәшкә хатын-кызлар да чыга


Хатын-кызлар Мисыр тарихында тоткан урыннарына кире кайта. Урам җыеннарында алар да катнаша.

Facebook челтәрендә ризасызлык чарасында катнашырга чакыруны 22 яшьлек Самәр Осман башта шаярту дип кабул иткән. Андый мөрәҗәгатьләр элек тә булган, әмма ялган булып чыккан.

Ләкин гыйнварның 25дә Таһрир мәйданындагы урам җыеннарының күләме сәгатьләп үсә башлаганны күргән яшь кыз, хөкүмәткә булган ачуын башка саклый алмаганын аңлап, урамга чыгарга булган.

“Диктаторлыкны муеннан татыдык. Яшьләрнең өметләре өзелде, җитте,”
Хатын-кызлар Таһрир мәйданына "милләт режимның бетүен тели" дигән шигар тотып чыкты
дип, Самәр урамга чыгар өчен әнисеннән рөхсәт сораган.

Каһирәдә кызлар караңгы төшкәч үзләре генә урамда йөрми.

Таһрир мәйданына апа-әниләре белән яшь кызларның чыгуы сәяси шигарләрдән дә катырак булды. Мисыр хатын-кызлары кадими социаль тормышның бар яктан да җимерелә баруын күрсәтте.

“Мисырда протест чараларында катнашучыларны төрмәгә ябачакларын һәркем белә. Бер ана да үз кызын яки улына урам җыенына чыгарга рөхсәт итмиячәк. Әмма бу юлы аналар балалары белән үзләре чыкты. Алар төрмәгә утырырга әзер иде”, диде Самәр.

Таһрир мәйданындагы җыеннарның беренче көннәрдә тыныч үтүендә дә хатын-кызларның роле зур, ди анда катнашучылар. Ул көннәрдә протест белдерергә чыгучыларның һәр дүртенчесе хатын-кыз булган. Төрле яшь, социаль катлам, көнбатышча һәм мөселманча киенгәннәр – барысы да режимга каршы берләшкән.

Урам җыеннарында көч куллану башлангач, оппозиция хатын-кыз һәм балаларны Таһрир мәйданына чыкмаска чакырган.

Мисыр Сөембикәсе Клеопатра

Мисыр җәмгыятендә хатын-кызларның роле төрле булган. Әмма Нил елгасы буендагы җирләрдә хатын-кыз идарәчеләренең меңләгән еллык тарихы бар.

Мисыр дәүләтенең соңгы тәэсирле грек патшабикәсе Клеопатраның Рим императоры Октавиан Августка кияүгә чыгарга теләмичә, үз-үзенә кул салуы турында кинолар да төшерелде һәм әдәби әсәрләр дә язылды.

"Кит!"
Мисырның ислам чоры тарихында Мәмлүкләр нәселенә нигез салган Шәҗәр Әд-Дур Мисыр Солтанбикәсе дип игълан ителде. Мәмлүкләр нәселе Мисырда берничә гасыр идарә итте.

Мисыр мәҗлесенә хатын-кыз депутатлар беренче тапкыр 1957 елда сайланды. Әмма соңгы елларда аларның саны нык кимеде. 2005 елгы парламент сайлавында депутат булып дүрт кенә хатын-кыз сайланды.

“Беренче тапкыр урамга чыкканда миңа беркем дә бәйләнмәде, артымнан ирләр тагылмады. Бу ниндидер утопия. Ирләр киресенчә безне яклады”, ди мондый хәлгә күнекмәгән Самәр.

Тормыш авыр, әмма реформаларга өметләр зур

Бүгенге көндә Мисыр реформалар алдында торганда хатын-кызлар киләчәккә зур өметләр баглый. Беренче чиратта хатын-кызларның хокуклары икътисади сәбәпләр аркасында чикләнгән.

Махсус мәктәп тәмамлаган 24 яшьлек Нур Фадл яхшы урында эшләвенә карамастан, аякка басып китүенең авыр булганын сөйләде.

“Эшем яхшы, хосусый ширкәттә эшлим, әйбәт түлиләр. Алай да үз урынымны табарга, гаилә корырга, балалар үстерергә, аларның мәктәбе белән даруларын түләргә бик авыр булачак.”

Каһирәдә инде өченче атна дәвам иткән каршылык чараларында гына булса да ирләр белән хатын-кызлар арасында аерма калмады.
XS
SM
MD
LG