Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кандаһарда Талибан һөҗүмендә 16 кеше һәлак булды


Әфганстанның көньягындагы Кандаһар шәһәрендә талибан полиция бинасына һөҗүм итеп 16 кешене үтерде.

Корбаннарның берсе тыныч халыктан, калганнары полиция хезмәткәрләре диелә.

Талибан бинаны автомат кораллардан һәм гранатааткычлардан утка тоткан.

НАТО һәм әфган армиясе аларга җавап уты ачкан.

Кандаһар виләяте Талибанның төп таянычларыннан берсе.
XS
SM
MD
LG