Accessibility links

“Агора” хокук яклаучылары Наталья Васильевага ярдәм итәчәк


“Агора” хокук яклау үзәге Мәскәүнең Хамовники район мәхкәмәсе хөкемдар урынбасары Наталья Васильевага юридик ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

Васильева икенче ЮКОС эшен караучы мәхкәмәдә хөкем карары чыгарганда хөкемдар Виктор Данилкинга басып булуын әйткән иде.

Берләшмә башлыгы Павел Чиков “Агора” юристларының максаты бу белдерүнең Васильевага тискәре тәэсирен мөмкин кадәр киметү диде.

Сишәмбе Людмила Алексеева, Лев Пономарев, Олег Орлов һәм башка хокук яклаучылар Васильеваның әйткәннәрен тикшерүне сорап Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать итте.

Хөкемдар Виктор Данилкин Васильеваның белдерүен яла ягу дип атады.
XS
SM
MD
LG