Совет хакимлеге чорында оныттырырга тырышып та, онытылмаган Ураза, Корбан гаетләре инде күптән киң күләмдә билгеләнә башланды. Соңгы елларда Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгеләү дә тергезелеп килә.
Омскидагы алты мәчетнең берсе булган “Хәер-Ихсан”да халык күп булды, аеруча яшьләрнең, балаларның күп булуы күзгә ташланды. Бәйрәм вәгазе рус һәм казах телләрендә барды.
Омски өлкәсенең үзәкләштерелгән казыят идарәсе рәисе Анарбәк хаҗи Жунусов сүзләренчә, “Хәер-Ихсан” мәчетендә вәгазьләр төрле телләрдә алып барыла.
“Имамнарыбыз да төрле милләтләрдән. Мәчеткә бер-берсенең телен яхшы гына аңлаучы татар белән казахлар гына түгел, башка милләтләр вәкилләре дә йөри, шуңа күрә һәркөн 15 минут дәвамында шәригатьне рус телендә дә аңлатабыз”, ди Анарбәк хаҗи Жунусов.
Бәйрәм вәгазенә килгәндә, халыкка бәйрәмнең мәгънәсе, Мөхәммәт пәйгамбәрнең тарихы турында сөйләделәр, мөселманнарны тәртипкә өндәделәр, яшьләргә никахсыз гаиләләр коруның бөтенләй ярамаслык эш икәнен аңлаттылар.
Өйлә намазын укыганнан соң барлык халыкны итле шулпа, пылау белән сыйладылар.
“Хәер-Ихсан” мәчетенә йөрүче Разыя апа Мәҗитова:“Яшьләр дингә борылды, киләчәккә өмет бар, мөселманнар үзара тату яшәр, динебез, телебез сакланыр”, ди.