Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда хөкүмәт тарафдарлары нәфрәт белдерә


Тәһранда хөкүмәт тарафдарлары нәфрәт белдерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00

Иран башкаласы Тәһранда хакимият оппозициягә каршы оештырган “нәфрәт митингына” меңнәрчә кеше җыелды. Чарада катнашучылар өй сагы астындагы оппозиция җитәкчеләре Мирхөсәин Мусавины һәм Мәһди Каррубины җәзалап үтерергә чакырды. Reuters видеосы

Иран башкаласы Тәһранда хакимият оппозициягә каршы оештырган “нәфрәт митингына” меңнәрчә кеше җыелды.

Чарада катнашучылар өй сагы астындагы оппозиция җитәкчеләре Мирхөсәин Мусавины һәм Мәһди Каррубины җәзалап үтерергә чакырды.

Тәһранның Инкыйлап мәйданына меңнәрчә кеше җомга намазыннан соң ук җыелды.

Шундый ук урам җыеннары Иранның башка шәһәрләрендә дә үтте.

Бу җыеннар оппозициянең дүшәмбе көнне Тәһранда меңнәрчә кеше катнашында протест чарасы уздыруына җавап булды. Ул чарада бәрелешләр вакытында ике кеше һәлак булган иде.

Иран хакимиятләре үз тарафдарларына мөрәҗәгать итеп, аларны җыелырга һәм гыйсъянчы җитәкчеләргә үз нәфрәтләрен, ачуларын кычкырырга чакырды.

Аятулла Гали Хаменеи сүрәтләрен күтәргән хөкүмәт тарафдарлары
Иран дәүләт телевидениесе элекке һәм хәзерге рухи җитәкчеләрнең сурәтләрен күтәргән меңнәрчә кешенең оппозиция җитәкчеләренә һәм Кушма Штатларга, Израилгә каршы шигарләр кычкыруын күрсәтте.

Бу чарада катнашучылар Иран телевидениесенә интервьюларда соңгы ике елда Иранда булган барлык үтереш һәм канкоеш өчен оппозицион Яшел фирка җитәкчеләре Мусави белән Каррубины гаепләде.
XS
SM
MD
LG