Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәһрәйндә бәрелешләр дәвам итә


Шимбә иртән Бәһрәйн башкаласының үзәк мәйданыннан барлык танклар да чыгарылды. Хәрбиләрнең китүен шигый оппозициясе таләп иткән иде. Алар бары шул очракта гына патша Хәмәд әл-Хәлиф тәкъдим иткән хакимият белән сөйләшүләр башларга әзер булачагын әйтте.

Ләкин полиция оппозиция вәкилләренә мәйданга кайтырга киртә куя. Халыкны куып тарату өчен күз яше чыгара торган газ кулланылган.

Җомга көнне Бәһрәйндәге бәрелешләрдә 60лап кеше яраланды. Илнең иминлек көчләре реформалар таләп иткән халыкка ут ачты. Элегрәк бәрелешләрдә дүрт кеше үлгән иде.

Кушма Штатлар президенты Барак Обама халыкка каршы ут ачуга тәнкыйть белдерде. Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиле Кэтрин Эштон хакимият һәм оппозицияне кичекмәстән сәяси диалог башларга чакырды.
XS
SM
MD
LG