Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар мәгарифе проблемнары тикшерелде


Сөйләшүдә катнашкан укытучылар
Сөйләшүдә катнашкан укытучылар

Башкортстан укытучыларының белемен камилләштерү институтында татар мәгарифе проблемнары турында сөйләшү узды. Анда республика районнарыннан килгән дистәдән артык укытучы катнашты.

Сөйләшү барышында башта сүзне укытучылар алды. Дүртөйле районының Әсән авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайзина Ильфира: “Безнең татар авылы мәктәбендә сыйныфлар икегә бүленгән. Татар һәм башкорт сыйныфларына. Инде башкортча укучылар әлифбадан башлап, унынчы сыйныфка кадәр үк килеп җиттеләр. Сүз башкорт телен дәүләт теле буларак уку турында бармый, ә татар балаларын үз телен укытмыйча, башкортча укыту турында бара”, диде.

Караидел районыннан Фиалка Мөслимова: “Мин узган җанисәпне искә төшерер идем. Анда хәтта безнең күрше урыс авылын да башкорт авылы дип яздылар”, диде.

Сөйләшүдә яңа федераль стандартлар турында да сүз барды. Аңа караганда, өч базис план, ягъни өлге буенча укытылачак. Бу хакта укытучыларның белемен камилләштерү институты укытучысы Руслан Сөләйманов ирештерде: “Беренчесе буенча милли телләр укытып булмый. Ул урыс мәктәпләре өчен каралган. Икенчесе буенча бер милли тел, өченче базис план буенча ике милли тел өйрәнергә мөмкин. Башкорт телен дәүләт теле итеп укыткан бер вакытта татарча да уку өчен өченче базис планны сайларга кирәк. Кайсы план буенча укытуны мәктәп мөдире үзе генә хәл итәргә тиеш түгел. Ул мәктәп укытучылары һәм ата-аналар белән берлектә хәл ителергә тиеш”.
XS
SM
MD
LG