Accessibility links

Кайнар хәбәр

Орлов Чечня президентына яла якмаганлыгын белдерә


Русиянең “Мемориал” кеше хокукларын яклау үзәге җитәкчесе Олег Орлов мәхкәмәдә чыгыш ясап Чечня президенты Рамзан Кадыровка яла якмаганлыгын белдерде.

Орлов әйтүенчә, ул фактлар турында сөйләмәгән, ә бары тик Кадыровның республикадагы хәлләр өчен җаваплы булуын әйкән.

Орлов белән Кадыров арасындагы бу мәхкәмә утырышларында Кадыров үзе катнашмый.

Кадыров Орловның 2009 елның июлендә хокук яклаучы Наталья Эстемированың үтерелүе өчен Чечня президенты җаваплы дигән сүзләрен яла ягу дип аны мәхкәмәгә бирде.
XS
SM
MD
LG