Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр премьер-министры Әхмәт Шәфыйк вазифасыннан китте


Мисырны вакытлыча идарә итүче Югары хәрби шура белдерүенчә, яңа хөкүмәт оештыру элекке транспорт министры Әссам Шәрәфкә йөкләнгән.

Әхмәт Шәфыйне премьер вазифасына элекке президент Хөсни Мөбәрәк вазифасыннан китәр алдыннан билгеләгән иде.

Өч атна чамасы дәвам иткән протест чаралары нәтиҗәсендә 11 ферральдә Мөбәрәк вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды.

Ул чакта протест чарасында катнашучылар Шәфыйкнең һәм элекке хакимият белән бәйле башка җитәкчеләрнең дә китүен таләп иткән иде.
XS
SM
MD
LG