Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: "Әүзем башкорт яшьләре кайда?"


Николай Владимиров, Фәрит Мөхәммәтшин, Зилә Вәлиева, Александр Терентьев
Николай Владимиров, Фәрит Мөхәммәтшин, Зилә Вәлиева, Александр Терентьев

Татарстан халыклары милли оешмаларының еллык җыелышы узды. Халыклар Ассамблеясе башлыгы, Татарстан Дәүләт Шурасы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан башкортларын әүземрәк эшләргә чакырды.


Казанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясенең еллык хисап җыелышы үткәрелде. Анда милли-мәдәни мохтарият, җәмгыять җитәкчеләре, яшьләр хәрәкәте вәкилләре катнашты. Җыенга халыклар Ассамблеясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, президент аппаратының эчке сәясәт идарәсе башлыгы Александр Терентьев килде.

Халыклар дуслыгы йорты актив эшли


Казанның Островский урамында Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә. Биредә һәр халык милли бәйрәмнәрен оештыра, очрашулар, чаралар үткәрә ала.

Халыклар дуслыгы йортының ел дәвамында алып барган эше турында аның мөдире Гөлирәм Абдрахманова чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, көн саен диярлек дуслык йортында берәр нинди чара үтеп тора. Милләтләр чараларын үз акчасына оештыра, спонсорлар таба. Әмма шул ук вакытта чараларга бюджеттан да акча бүлеп бирү юлларын эзләргә кирәк.

Утырыш вакытында 2011 елга эш планы кабул ителде. Ассамблея Симек, Питрау, Каравон һәм башка бик күп бәйрәмнәр оештырачак. Фәрит Мөхәммәтшин Болгар һәм Зөягә сәяхәт ясарга тәкъдим итте.

Урыслар тавыш күтәрмәде


Гадәттә халыклар җыенында Казанның урыс җәмгыяте урысларга татар телен укытуны тәнкыйтьләп, зур тавыш күтәрә иде. Ни өчендер әлеге җыелышта урыслар бу мәсьәләне куертмады.

Шулай да урыс җәмгыяте башлыгы Александр Салагаев Халыклар дуслыгы йортында урнашкан ресторанның вакытында ачылмавын әйтеп узды. Шуның аркасында кайбер чаралар чак кына өзелми кала икән. Ассамблея җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бу проблемның булуын таныды. Әмма ресторан хуҗасының вакытында бүлмәне ачмавыннан милләтара каршылык эзләргә кирәк түгеллеген ассызлыклады.

Башкорт яшьләре юк

Фәрит Мөхәммәтшин милли оешмалар кысаларында яшьләр хәрәкәтләрен булдыру, аларны активрак эшләтү турында сүз алып барды. Әмма Ассамблеянең башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров дүрт оешманың яшьләр хәрәкәте булмавын хәбәр итте. Бүгенгә кадәр мукшы, һинд, төрек һәм ни сәбәпледер башкортларның яшьләр оешмалары төзелмәгән.

Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан: “Башкортлар кайда соң? Кайда әле алар? Абыстай!” дип, башкорт корылтае рәисе Фирдәвес Бәшировага мөрәҗәгать итте. Әмма залдан җавап булмады.

Шул вакытта “Болгар” җәмгыяте җитәкчесе Рәфис Хәкимов башкортларны яклап чыкты, “теләмәгәннәр инде” дип куйды. Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр хәрәкәте булмаган оешмаларны активрак эшләргә чакырды.

Әмма Татарстан башкортлары корылтаен 13 ел җитәкләүче Фирдәвес Бәширова аннан соң да фикер белдерергә теләмәде. “Берни дә әйтмим, сезгә нәмәкәйгә ул?”, дип кенә куйды.

Татарстанда әүзем башкортлар шактый


Татарстанда яшәүче башкортлар исә башкорт оешмасының актив эшләве яки эшләмәве җитәкчедән тора дип саный. Ә Татарстанда әүзем эш алып барырлык билгеле башкортлар шактый. Шуларның берсе – Казанның Яңа Савин районы башлыгы Тимур Алибаев. Ул өченче бөтендөнья башкорт корылтаенда кунак буларак катнашып та кайтты.

Фирдәвес Бәширова
Татарстанда сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә танылу алган башкортлар да күп. Мисал өчен, озак еллар татар җыр һәм бию ансамблен җитәкләгән Лима Кустабаева, Татарстан рәссамнары берлеге рәисе булган Абрек Абзгилдин һәм башкалар. Хәзер Лима Кустабаева “Сәйдәш” ансамбленең җитәкчесе булып эшли.

Бүген башкортлар Татарстанның 22 районында яши. Чаллыда җиде мең, Түбән Камада меңгә якын башкорт көн күрә. Аларның иң нәтиҗәле эшләүче оешмасы Саба районында. 2002 елда булып узган җанисәп хисапларына караганда, Татарстанда барлыгы 14900 башкорт исәпләнә.

Чаллыда башкорт мәктәбе эшләп килә.14-21 мартта Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры Казанга гастроль белән килә. Әмма "Татарстанда башкорт теле ишетелергә тиеш!" дип йөргән башкорт оешмасында бүгенгә кадәр яшьләр бүлеге дә юк.
XS
SM
MD
LG