Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Иле "президент" атамасыннан баш тарта


Мари Иле Дәүләт җыены утырышы. 3 март 2011 ел
Мари Иле Дәүләт җыены утырышы. 3 март 2011 ел

Мари Иле Дәүләт җыены 3 март көнне булган утырышта “республика президенты” атамасын “республика башлыгы” итеп үзгәртүне караган канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Депутатлар шулай ук дәүләт билгеләре - тугра һәм әләмне үзгәртү турында да тавыш бирде. Бу үзгәрешләр турындагы яңа канун 1 июньдә көчкә керәчәк. Ә “президент”ны “башлык”ка әйләндерү тагын 3 айдан икенче укылышта каралачак.

Мари Иленең мари яшьләр оешмасы башлыгы Алена Иванова бу үзгәрешләрне хуплый. Дөрес, алар үзләренең оешмаларында республика җитәкчесе атамасын үзгәртүгә мөнәсәбәттә җыелып сөйләшмәгәннәр әле. Шушы араларда фикер алышырга исәпләре бар. Һәм күпләр президент атамасын башлык итү белән килешер дип өметләнә ул. Иванова үзе илдә бер генә президент булырга тиеш дип өздереп әйтә. “Республика башлыгы” дигән атаманы хуплый ул.

“Русиядә кайбер төбәкләрдә президентлар үз төбәкләренең башлыгы итеп үзгәртелде инде. Миңа калса, монда бернинди начарлык та юк. Без яшәгән Русиядә бердәнбер президент бар бит инде”, ди Иванова.

Мәскәүгә рапорт бирелде

Татарстан дәүләт шурасы депутаты, драматург Туфан Миңнуллин:"Күрше Мари Иленнән бу хәлне көтәргә була иде", дип белдерә.

Туфан Миңнуллин
“Русиядә “үрә кат!” дигән әйбер кабул ителгән инде ул. Берәр сүз әйтелсә, тизрәк үтәргә ашыгу бу. Аны-моны уйламыйча кем алдан, кем алдан дип ашкыну күптән килә торган әйбер. Рапорт бирү гадәткә кергән. 10 центнер уңыш алса да, 20 центнер алдык дип рапорт бирү”, ди Туфан Миңнуллин.

"Чеченнар башлаган эшкә сукырларча иярү", дип атый Миңнуллин Мари Иле парламентының соңгы адымын. Чечняга килгәндә, аның фикеренчә, Мәскәүгә куштанлануның иң оста ысулы. Әмма Чечня президенты атамасын алыштыру үзләренең башына килгән булмаска тиеш, кушканнар һәм үтәлгән.

Кабалана торган адым түгел

Татарстан Дәүләт шурасының икенче бер вәкиле - Разил Вәлиев фикеренчә дә, мондый әйберләр кабаланып эшләнә торган адым түгел. Әлегә парламенттагы бер генә депутаттан да һәм бер генә комитеттан да республика җитәкчесе исемен алыштыру тәкъдиме ясалмаган.

Шулай да, үзара сөйләшкән вакытта кайберәүләрнең “президент” сүзе күңелләренә бик үк хуш килмәгәнлеге дә беленгән.
Разил Вәлиев

“Депутатлар, галимнәр, белгечләр арасында төрле фикерләр бар. Кайберәүләр безгә “президент” дигән атама кирәкми, “илбаш” булса татарча ишетелер иде, диләр. “Президент” сүзен үзгәртү артка чигенү булачак, ул безнең хәтергә, күңелгә кереп калды, дәүләтчелегебезнең билгесе һәм символикасы диючеләр дә бар”, ди Разил Вәлиев.

Русия төбәкләрендә башланган әлеге үзгәрешләр илнең кануннарының һәм конституциясе үтәлмәү мисалларының иң саллысы булып тора. Мәскәү 2015 елга кадәр төбәкләрдәге президент атамаларын бетерүгә нигезләнгән канун кабул итте.

Әмма ул илнең төп кануны – Русия конституциясенә каршылыкка килә. Чөнки конституциядә, төбәкләр (субъектлар) үзләрнең төзелешен үзләре билгели һәм кора дип әйтелә. Шулай булганда, җитәкчеләрен үзләренчә атауга да беркем дә каршы килергә тиеш түгел. Мари Иленең бу адымы Мәскәүгә ярарга тырышу, әлегә кушылмаган булса да куштанлану булып тора.

Маркелов миллилекне танымады

Туфан Миңнуллин:"Мари Иле президенты Маркелов рус милләтеннән булгач, милли мәнфәгатьләрнең яклануы һәм милли үзгәлекләрнең саклануы да шикле", дип әйтә.

Маркелов Мари милли оешмалары белән уртак тел таба алмады. Аны милли оешмаларны бастыруда, аларның вәкилләрен хәтта кыйнауда һәм республикадагы кеше хокукларын тупас бозуда гаеплиләр. Бу җәнҗал инде Мари һәм Русия чикләрен узып, халыкара кимәлгә чыкты.

Инде 2005 елда ук Европа Парламентының “Мари Илендә кеше хокуклары һәм демократия бозылу” турында резолюциясе чыккан иде. Анда Маркеловның мари халкын кимсетү сәясәте алып барганлыгы турында әйтелде.

Резолюциядә оппозициядәге газетларның чит төбәкләрдә генә чыга алуы, туган телләрен өйрәнгәндә кыенлыкларга очравы һәм башка проблемнар телгә алынды.

52 депутатның 2-се татар

Мари Иле дәүләт җыены тулысы белән “Бердәм Русия” канаты астында дип әйтергә була. 52 депутатның 5-се генә бер фиркагә дә карамый. 2 депутат ЛДПР вәкиле. Анда татар милләтеннән дә ике депутат бар.

Русия республикалары

Русия республикалары

Президентлы республикалар:
  1. Башкортстан
  2. Дагыстан
  3. Саха (Якутия)
  4. Татарстан
  5. Удмуртия

Президентсыз республикалар:
  1. Адыгей
  2. Алтай
  3. Бурятия
  4. Ингушетия
  5. Калмыкстан
  6. Кабарда-Балкар
  7. Карачай-Чиркәс
  8. Карелия
  9. Коми
  10. Мари Иле
  11. Мордовия
  12. Төньяк Осетия
  13. Тыва
  14. Хакасия
  15. Чечня
  16. Чуашстан
XS
SM
MD
LG