Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Морозов кабат Сембер өлкәсе башлыгы итеп расланды


Сембер – Сембер өлкәсе башлыгы Сергей Морозов бу вазифасына тагын бер мөддәткә расланган.

Якшәмбе үткән тавыш бирүдә өлкә канун чыгару җыелышы депутатларының күпчелеге Морозовны хуплаган. Нибары 4 депутат аңа каршы тавыш биргән.

Сергей Морозов Сембер өлкәсендә 2004 елдан бирле җитәкчелек итә.

Аның намзәтен Русия президенты Дмитрий Медведев тагын бер мөддәткә тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG