Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил көндәлеге (3) Мәктәп


Холокост корбаннары музеенда Исемнәр залы, Иерусалим
Холокост корбаннары музеенда Исемнәр залы, Иерусалим

Безнең Израилгә килүнең максаты – Халыкара мәктәптә холокост тарихы өлкәсендә белемне камилләштерү иде.

Безнең Израилгә килүнең максаты – Халыкара мәктәптә холокост тарихы өлкәсендә белемне камилләштерү иде. Израил парламенты (кнессет) үз гражданнарын, бигрәк тә яшьләрне һәм дөньяның төрле почмакларында яшәгән яһүд халкын үз тарихы, аның фаҗигасе белән якыннан таныштыру өчен махсус Мемориал төзү хакында 1953 елда карар кабул итә. Ул холокостка багышланган “Милли фаҗига һәм каһарманлык мемориалы” дип аталган музей комплексы башкаланың көнбатыш ягында, күпсанлы калкулыкларының берсенә (Хәтер тавына) урнаштырыла һәм мәйданы белән 45 акр җир били (18 гектар чамасы).

Бу комплекс архивтан, китапханәдән, Исемнәр залыннан, Халыкара мәктәптән, Тарихи һәм сынлы музейдан, Хәтер залыннан, Балалар мемориалыннан, Яһүд мәхәлләсе үзәнлеге (Долина общин), Депортацияләнгәннәр мемориалы, Гөнаһсызлар бакчасы (Сад праведников мира) – холокостны мәңгеләштергән дөньяда уникаль мемориал.

Мемориалның төп максаты – Германиядә фашистлар партиясе хакимияткә килгәннән башлап II дөнья сугышы ахырына кадәр Европа илләрендә һәлак булган 6 миллион яһүд халкының фаҗигасен мәңгеләштерү, яһүдләрне үлемнән коткаручы фидакарь затларны искә алу һәм онытмау, холокост сәбәпләрен һәм сабакларын тарихи яктан тирәнтен өйрәнү.

Бу изге эшне тормышка ашыру өчен биредә 600 хезмәткәр тырышып эшли икән. Безгә 10 көн дәвамында комплексның күпкырлы эше белән танышырга мөмкинлек бирелде.

Халыкара мәктәптә Русия укытучылары өчен семинарлар 1996 елдан үткәрелә башлый. Соңгы елларда мәктәп укытучылары белән рәттән югары уку йортында эшләүче галимнәр, студентлар, журналистлар да катнаша башлый.

Програмнар төркемнең үзенчәлегеннән чыгып төзелә. Чынбарлыкта, семинар турыдан-туры холокост проблемасы белән генә чикләнми, киңрәк даирәдә эшли, биредә толерантлык, диннәр тарихы белән шөгыльләнүчеләр дә катнаша ала.

Мәктәп Татарстаннан килгән укытучыларны өченче мәртәбә кабул итә икән. Безнең төркем дә төрле төбәкләрдән мәктәп укытучыларыннан, югары уку йортларында эшләүче профессор-доцентлардан, аспирантлардан, студентлардан, дин әһелләреннән тора иде.

Казаннан килгән группа өчен генә планда Иерусалимда мөселман дине белән бәйле урыннарга бару һәм танышу да каралган булып чыкты. Програмда “Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанга эвакуацияләнгән яһүдләрнең язмышы” темасына махсус семинар да үткәреләчәк икән.

Безгә Израилнең югары белемле, теманың нечкәлекләрен яхшы белгән иң яхшы мөгаллимнәрен тыңларга туры килде. Алар барысы да урысча яхшы сөйләшәләр, чөнки юкка чыккан Советлар Берлеге дип аталган дәүләтнең төрле төбәкләреннән бирегә күчеп килгәннәрдән.

Безнең алда чыгыш ясаучылар арасында иң көчле тәэсир иткәне доктор, профессорлар түгел, ә ике гади яһүд кешесе булды. Алар әлбәттә, гади кеше түгел, ә холокостны үз күзе белән күргән, бала чакларында гетто аша үткән, хәзер инде шактый картайган, ләкин тормыш тәмен югалтмаган бабайлар.

Музей күренеше



Кунаклардан беренче булып Давид әфәнде чыгыш ясады Ул Израилгә Беларустан күчеп килгән. Әти-әниләре Казан дәүләт университетында укып табип белгечлеге алган кешеләр икән. Ул Минск шәһәре геттосын үткән.

“Сакчылар – урысча сөйләшә торган кешеләр иде, дип басым ясады. Башта геттода туклану, ашау оештырылмаган иде. Көз көне, 7 ноябрьдән соң, геттода булган 8 мең яһүдне, алар арасында бала-чага да, хатын-кыз да, ир-ат та, шәһәр читендә атып үтерделәр. Мин исемемне алмаштырдым һәм үземне Виктор Советский дип атадым, шулай итеп исән калдым. 1943 елның 23 октябрендә Минскида гетто юкка чыгарылды. Исән калучылар бик сирәк иде. Минем сеңелем кулга алынган иде, без аның белән геттода 1942 елда очраштык. Ул партизаннарга качты һәм анда һәлак булды. Минем әнием да һәлак булды.

1944 елның июль аенда совет танклары безне азат итте. Яһүдләргә сугыш елларында караш төрлечә булды. Кайберләре безне коткарырга тырыштылар, ә кайберләре битараф, ә кайберләре безне сатып үзен саклап калырга тырышты. Бүген булмаса иртәгә үтерүне көтеп яшәдек. Куркып яшәү хисеннән дә авыр хис юктыр. Үтерәләр дип куркып, калтырап яшәдек. Куркудан мин сакаулап сөйләшүдән туктадым”, дип сөйләде Давид әфәнде.

Икенче чыгыш ясаучыны Аркадий Луковский дип атадылар. Аның сөйләвенчә, 1941 елда, сугыш башланыр алдыннан, аңа сигез яшь ярым булган. “Безнең гаилә Житомир өлкәсендә яшәде, Радомич дип аталган авылда. Авылда 70% яһүдләр, калганы украиннар иде. Безнең гаиләдә 12 бала иде. Безнең авыл халкын немецлар барысын да атып үтерде. Без фашистлар авылга кергәнче Киевка таба китеп котылдык. Аннары бомбага тотылган Киев аша Кременчугка баржа белән йөздек. Шунда вагоннарга төялеп Полтава, Харьков аша Чиләбегә килеп урнаштык. Юлда әбиебез үлде, Сталинабадта әни минингиттан авырып вафат булды. Олы туганым Дүшәнбедән безне чакыру кәгазе җибәрде һәм без шунда күчендек. 1944 елда мин тулысынча җимерелгән Киевка әйләнеп кайттым. Ул вакытта Киевның бер мәйданында юан бүрәнәләрдән ясалган дар агачына немецларны күп итеп астылар. Шуны карарга шактый халык җыела иде. Суд карарын укыйлар һәм совет солдатлары пленга эләккән немецларны асалар, алар өч көн асылып торды”, дип сөйләде Луковский.

Кечкенә балачакларында искиткеч авырлыклар кичереп тә исән калган бу абзыйларга сугыш елларын искә төшерү бик авыр икәнлеге нык сизелә. Шулай да алар үзләрен тыныч тотарга тырышалар, өстәмә сорауларга төгәл җавап бирәләр.

Халыкара мәктәп төрле илләрдә яшәүче укытучылар белән системалы эш алып бару белән бергә биредәге укучылар, студентлар, солдатлар өчен аерым үзенчәлекле программалар төзелә һәм алар белән зур эш алып бара икән. Тәнәфес, көндезге аш вакытында мәктәптә бигрәк тә солдатлар күп булганлыгы нык сизелә. Белгәнебезчә, Израил армиясендә ир-егетләр белән бергә хатын-кызлар да хезмәт итә. Тәнәфес вакытында коридорларда төрле формада киенгән, кайберләре автоматлар белән коралланган солдатларны һәм аларның командирларын да күрергә мөмкин иде.

Фәйзелхак Ислаев
тарих фәннәре докторы

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG