Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяның 6 куәтле иле Иранны МАГАТЭ белән киңрәк хезмәттәшлеккә чакырды


БМО Иминлек шурасының 5 даими әгъзасы һәм Германия вәкилләре Иранны Халыкара атом энергиясе агентлыгы (МАГАТЭ) белән киңрәк хезмәттәшлеккә чакырды.

Венада МАГАТЭ идарәчеләр шурасына кергән 6 ил вәкиле кабул иткән белдерүдә Иран атом-төш програмы тирәсендәге бәхәсләрне сөйләшүләр юлы белән җайлау кирәклеге һәм “ишекләр Тәһран өчен ачык” дип әйтелә.

Көнбатыш Иран атом коралы әзерли дип шикләнә. Иран моны кире кага. МАГАТЭ башлыгы Юкия Амано шушы көннәрдә генә Иран атом корылмалары хакында килгән яңа мәгълүмат дөнья җәмәгатьчелеге шиген арттырды гына, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG