Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гомәр Бәширов: Совет җырчысымы, милләтче язучымы?


Гомәр Бәширов
Гомәр Бәширов

Гомәр Бәшировның тууына 110 ел тулды. Бүген Бәширов татар халкы өчен кем: совет татар әдәбиятының күренекле бер вәкилеме, дәүләт системасына хезмәт иткән сарай җырчысымы, милләте өчен сыкрап яшәгән татармы, әллә соңгы елларда татар фаҗигасен төбе-тамыры белән аңлаган карт фәлсәфәчеме?


Исән чагында ук классик саналган, югары урыннарда эшләгән, чит телләргә әсәрләре иң күп тәрҗемә ителгән, Сталин бүләге алган, 98 яшькә җиткән язучы Гомәр Бәширов – бәхеткә тиенмәгән татарның фаҗигале бер баласы.

Моны күпләр әле аңлап бетерми. Безгә озын гомер кичергән, заманында югары урыннарда эшләгән, язучылар берлеген җитәкләгән, Советлар Берлеге Югары Советына ике тапкыр депутат булып сайланган, әсәрләрен укучылар яратып укыган Бәширов кына таныш. Ә бит Бәширов тормышы иҗаты татарның сикәлтәле тарихи юлы кебек.

Татар төзи дә төзи, яңа көннең матур буласына ышана. Әмма татар төзегән газиз дәүләтләр җимерелә, йә аны башкалар туздыра, дилбегәсе татар кулында булган чорлар артта кала. Хыяллар челпәрәмә килә. Язучы Гомәр Бәширов язмышы да шундыйрак.

Патша чорында туган Гомәр мылтык тотып совет хакимияте өчен көрәшә, партиягә керә, большевикларга чын күңелдән ышана, аларга тугры хезмәт итә. Шулай гел бертөсле барырга охшаган дөнья гына кире якка әйләнеп куя, Гомәр Бәширов туксанга җитеп килгән көннәрдә коммунизм идеяләре җимерелә, Советлар Берлеге үзе дә таркала.

Әмма татар күңеле, йөрәге яңа дәүләт төземичә, фикер булдырмыйча яши алмый. Гомәр Бәширов бөтен күңеле белән суверенитет, Татарстанның бәйсез булуына ышанып яши башлый. Әмма, әмма... Үләренә берничә ел кала Татарстан, татар милләтенең бәйсезлек фикереннән дә читләшә баруын күрә карт әдип.

98 яшькә җиткән язучының тормышы әнә шулай гел төзү һәм җимерелүдән тора. Шулай да күпне күргән татар күңелен төшерергә, өметне үтерергә, утны бөтенләй сүндереп бетерергә ярамый. Татарны гаилә саклар дип ышана бер гасыр яшәгән Гомәр Бәширов.

Бәширов иҗатын кем саклар?

1901 елның 7 гыйнварында Арча районы Яңасала авылында дөньяга килгән язучы һәм фольклорчы Гомәр Бәширов 1999 елның 7 маенда Казан шәһәрендә вафат булды. Быел аның тууына 110 ел. 14 март көнне Кәрим Тинчурин театрында татар җәмәгатьчелеге Гомәр Бәшировның юбилеен билгели. Шул уңайдан әдипнең улы – Зөфәр Бәширов белән әңгәмә кордык.

Зөфәр әфәнде, хәзер совет чорындагы кебек “Намус” романына басым ясамыйлар. Дөрес, мәктәпләрдә “Туган ягым – яшел бишек” әсәрен балалар яратып укый. Сезнеңчә, Гомәр Бәширов XXI гасырга нинди язучы булып килеп керде?

Гомәр Бәширов XX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле иде. Аның XXI гасырда тоткан урынын тикшергәндә, моны гомум татар әдәбиятының яңа гасырда булачак язмышыннан аерып карап булмый. XXI гасырда татар әдәбиятын нәрсә көтә? Ике вариант бар: беренчесе пессимистик, икенчесе оптимистик.

Пессимистик вариантны караганда, татар теле кысрыклана бара, татарлар татар телендә басылган китапларны укымый, китапларның тиражлары кими, мәктәп дәреслекләреннән саф татарча язган язучылар төшә бара.

Зөфәр Бәширов
Әдип Гомәр Бәширов иҗаты бу күңелсез вариантта да, аның мирасы дәүләт һәм җәмгыять оешмалары игътибарыннан мәхрүм калган очракта да, татар гаиләсендә сакланыр. Нәкъ гаиләдә. Гаиләдә тел, гореф-гадәт сакланса, татарлар кичләрен "Җидегән чишмә" җырын җырларлар, Гомәр Бәширов җыйган "Камыр батыр", "Гөлчәчәк" әкиятләрен аналар балаларына сөйләр.

Инде хәзер оптимистик вариантны карыйк. Әгәр Русия, аның белән Татарстан да кыргый капитализмнан чыгып, демократия юлына аяк басса, парламенттагы хезмәт ияләре, милләтне кайгырткан кешеләр дәүләт башына килсә, ул чагында аның китаплары киң таралачак. Гомәр Бәшировныкы гына түгел, гомумән, татар әдәбияты күтәреләчәк. Чынында ничек булыр? Монысын вакыт һәм тарих күрсәтер.

Гомәр Бәширов соцреализм алымы белән иҗат иткән язучы. Дөрес, анда татар әдәбиятының инкыйлабка кадәр булган үзенчәлеге дә саклана. Соцреализм әсәрләре бүгенге таләпләргә туры килеп бетәме?


Соцреализм татар язучыларын кысан кысаларга кертте. Гомәр Бәширов соцреализм таләпләре булмаса, икенчерәк дәрәҗәдәге язучы булып киткән булыр иде. Ул үзенең бөтен мөмкинлекләрен ачкан булыр иде. Соцреализм аның талантына үсәргә ирек бирмәде. Менә “Намус” романын алыйк, әти соцреализм таләпләренә буйсынып, геройларын ясалмарак итә. Ул аның теләге түгел, ләкин шулай килеп чыккан. Заманасы шундый булган.

Гомәр Бәширов мирасы
Татар язучылары соцреализмнан коммунизм идеологиясен чүпкә ташлагач кына арынды. Әти өчен ул соңрак килде. 1985 елда “Гыйбрәт” романына тотынды, мөмкинлекләрне файдаланырга тырышты, әмма соң иде. Яше зур иде. Элекке яшьлек дәрте, фикер йөртү тизлеге юк. Көннәр буе эшли алмады. “Гыйбрәт”не соцреализмнан арыну мисалы дип әйтсәк тә, ул аңа өйрәнеп җитә алмады.

Бу Гомәр Бәшировның фаҗигасе гына түгел, бөтен татар әдәбияты фаҗигасе. Бәширов шул фаҗиганең корбаны булды. Менә “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә (1965-1968) соцреализм тәэсире юк. Шуңа әсәр уңышлы.

Гомәр Бәширов бер гасыр яшәде. Өч режимда яшәп калды. Патша чорында туды, үсте, совет хакимияте елларында язучы булды, капитализм дәверендә соңгы көннәрен үткәрде. Әлеге өч режим аның тормышына бик нык тәэсир иткәндер.

Гомәр Бәширов совет хакимиятенә чын күңелдән ышанып хезмәт итте. 1928 елдан партиядә торды. Шулай да 1939 елда көндәлегенә Мәҗит Гафури шигырен язып куя: "Изге күңлем кагъбәсеннән көн дә бер таш җимерелә". Димәк, аның ышанычы вакыт узу белән җимерелә барган.

1937нче елларны әти исән-сау уздырды. Әмма бик авыр көннәр кичерде. Аның дусларын кулга алып бетерделәр, иң яраткан язучысы Галимҗан Ибраһимов эзсез югалгач, укытучым дип санаган Шәриф Камал турында да Төркия шымчысы, дип яза башлаганнар.

Әти моңа чыдый алмаган. “Совет әдәбияты” (“Казан утлары”) журналының әзер номерына Шәриф Камалны яклап, кушымта рәвешендә кечкенә генә язма өстәп куя. Ә журналны инде цензура караган була. Ул моны шыпырт кына узып китәр дип уйлаган. Әмма язманы күреп алалар, икенче көнне үк әтине эштән куалар, партиядән зур шелтә белдерәләр.

Гомәр Бәширов көндәлеге
Шуннан соң ул әни белән кич саен НКВД машинасын көтә: алып китәргә киләләрме, килмиләрме? Гадәттә эштән куылган, партиядән шелтә алган кешеләрнең язмышы шулай тәмамланган. Бик авыр төннәр була бу.

Шул вакытны булды микән, ул елый-елый Галимҗан Ибраһимов китапларын мичтә яндыра. Кулга алынган кеше китапларын өйдә тоту да гаеп саналган. Менә шундый кичерешләр Сталин белән. Берьяктан аның премиясен алды, икенче яктан шундый фаҗига.

Зөфәр әфәнде, Галимҗан Ибраһимовның исемен яңадан әдәбиятка кайтару башында Гомәр Бәширов торган бит. Бу хәл ничек була?


1956 елда әти Татарстан язучылар берлеген җитәкли иде. Ул елларда урысларның репрессияләнгән язучылары кайта, күтәрелә башлады. Шуннан соң әти Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Зиннәт Моратовка бара. “Безнең Галимҗан Ибраһимов дигән язучыбыз бар. Аны кайтарырга вакыт җитмәдеме? Аны язмышы ничек икән?”, дип әйтә. Моратов бик каты ачулана, “бу сезнең эшегез түгел, туганнары кайгыртсын” дип, кырыс кына җавап бирә. Әтигә чыгып китәргә генә кала.

Әмма әти монда бер әйберне аңлый. Моратов сүзләре очраклы түгел, димәк, үзәк комитеттан шундый күрсәтмә булган: репрессияләнгән кешеләрне рәсми оешмалар аша уздырмыйча гына, шәхси юллар белән аклый башларга кирәк. Шуннан алар бу турыда Әмирхан Еникигә мөрәҗәгать итә. Әмирхан абзый үз исеменнән, Ибраһимовны аклауны сорап, төрле оешмаларга хатлар яза башлый. Бераздан Ибраһимов аклана, китаплары яңадан басыла.

Бик яхшы хәтерлим әле: әти Галимҗан Ибраһимовның китабын биреп, “Сез аны мәктәптә укымадыгыз. Бу китапта аның “Казакъ кызы” романы бар. Шуны укып чык. Аны укымый торып син татар әдәбиятын юньләп белмисең”, диде.

“Казакъ кызы”н укып чыктым, миңа яңа әдәбият ачылды. Мәктәптә бит мондый әсәрләр укымадык. Мин үзем татар мәктәбендә белем алдым. Әмма әдәбият бик тар иде. Анда Дәрдмәнд тә, Сәгыйт Рәмиев тә юк иде, Гаяз Исхакый турында әйткән дә юк инде.

Шулай да Шәриф Камал белән Гомәр Бәширов язмышы ничек булып бетә?

Әти татар китап нәшриятендә төрле эшләр эшли, аннан соң мөхәррир итеп алалар. Тора-бара "Совет әдәбияты" журналына да кайтаралар.

Журналда басылган кушымта тарихы шулай шыпырт кына бетә. Шәриф Камалга тимәскә булалардыр инде. Аны да кулга алсалар, татар әдәбиятында кем кала? Бәлки, шул турыда уйлаганнардыр? Бәлки, 1937нче ел дулкыны басыла башлагандыр? 1942 елда Шәриф Камал үлеп китте.

Гомәр Бәширов 30нчы еллар башыннан соңгы көннәренә кадәр көндәлек алып бара. Сез бу дәфтәрләрне бераз матбугатка да чыгардыгыз. Гомәр ага көндәлекләрендә һәрвакыт милләт мәсьәләсен күтәрә. Бәшировның көндәлекләрендә милләт турында язылган иң төп фикерләр нинди?

Гарәп язуы белән язылган көндәлек дәфтәре
Аның иҗатын милләттән аерып булмый. Әсәрләрендә гореф-гадәтләрне, халыкның матур сыйфатларын күрсәтә. Үзгәртеп кору башлангач, милләт мәсьәләсе берникадәр куерып китте.

Бәшировның милләт турындагы фикерләре, бигрәк тә, “Гыйбрәт” романында, соңгы елларда язылган публицистикасында күрсәтелгән.

Көндәлегендә татар милләте өчен програм язып калдырган. Татар халкын алдынгы халык итү өчен ниләр эшләргә кирәк?
  1. Үзең булып калырга, башкалар тәэсиренә бирелмәскә.
  2. Бер-береңә шәфкатьле булырга, берәүнең дә кыен хәлгә калуын түзеп тормаска.
  3. Бер-береңә һәрвакыт ярдәм итеп торырга.
  4. Патша заманыннан күңелләргә сеңеп калган коллык сыйфатларын иң элек үзеңнән куып чыгарырга. Көн саен, минут саен, һәр эштә, һәр кеше белән мөнәсәбәттә.
  5. Коллыкның иң хурлыклы сыйфаты – мескенлек, кыюсызлык, алар тудырган булдыксызлык. Мескенлектән хурлана бел, мескенлекне үзеңнән куып чыгар!
  6. Үзеңне яклый бел, мыскыл иттермә! Намусыңны, кешелек дәрәҗәңне сакла!
  7. Урысларның, бигрәк тә аларның карагруһчылары – поплары татар халкы өстенә ташлаган пычракны бөтен көчеңне куеп фаш итәргә, алып ташларга тырыш. Пакләнү һәр халыкка да кирәк. Ул халыкның рухын күтәрә, алга таба атларга дәрт өсти.
  8. Татар халкында көнчелек, тар күңеллек бар. Бу әшәке сыйфатлардан башта үзең арын, башкаларга да арынырга ярдәм ит. Бу безнең халыкның иң начар сыйфаты.
Менә шундый програм. Әмма бу үтемле түгел. Шуңа аның әсәрләренә басым ясарга кирәк. Чөнки алар татар милләтен иң яхшы яклардан күрсәтте.

Менә Сталин бүләге алуның бер ягын әйтәсем килә. Безнең татар халкы турында урысларда да, башка халыкларда да бик үк дөрес булмаган начар фикерләр бар. Мәсәлән, урысларның олы галимнәре дә татар-монгол изүе турында язып килде.

1951 елда Гомәр Бәшировның “Намус”, Кави Нәҗминең “Язгы җилләре” романы өчен Сталин бүләге бирделәр. Ул гади бүләк алу гына булмады. Бүләк татар әдәбиятын яңа бер баскычка күтәрде, союз күләменә чыгарды. Чөнки әсәрләрне шундук урыс телендә тәрҗемә иттеләр. Аннаң соң казакъ, кыргыз һәм башка бик күп телләрдә нәшер иттеләр. Берсе дә калмады. Менә бу урыс һәм башка халыкларга татарның эшчән, тырыш, кыргый түгеллеген күрсәтте бит! Мин үзем Сталин премиясенең файдасын беренче чиратта шунда күрәм.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG