Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (17)


Икенче Бөтенрусия мөселман корылтае делегатлары, 15-22 гыйнвар 1906, Петербур
Икенче Бөтенрусия мөселман корылтае делегатлары, 15-22 гыйнвар 1906, Петербур

1905 елгы рус инкыйлабы (2)

1901 ел ахыры–1902 ел башында Мәхмүт Алмай, Гаяз Исхакый һәм Галиәсгар Камал "Тәрәкъкый" исемле газет чыгара башлый. Беренче саны 40-45 данәдә басыла һәм яшерен рәвештә таратыла. "Тәрәкъкый", бары өч сан булып кына чыкса да, шәкертләр дөньясын кузгатырга көче җитәрлек була.

1904 елда "Шәкертлек" хәрәкәте үзеннән-үзе туктала. Аның урынына университет бетергән Ибне Әмин Әхтәмов тәкъдим иткән язма программа нигезендә "Хөррият" дип аталган яшерен оешма төзелә. Тик "Шәкертлек" әгъзалары Хөсәен Ямашев (соңыннан коммунистлар сафына баскан кеше) белән Гомәр Терегулов бу яңа җәмгыятькә кермиләр.

"Хөррият" оешмасында төрк-татарлары Милләт Мәҗлесенең әгъзалары булачак Гаяз Исхакый, Ибне Әмин Әхтәмов (бу кеше Дәүләт Думасы депутаты да булып ала), Фоат Туктаров, Шакир Мөхәммәдьяров, Хөсәен Әбүзәров кебек шәхесләр була. Хөсәен Ямашев белән Гомәр Терегулов исә, урыс социал-демократлары белән элемтәгә кереп, "Татар социал-демократлар төркем"ен оештыралар.

Гаяз Исхакый
Гаяз Исхакый төркеме исә социалистларның "Бөтен дөнья эшчеләре, берләшегез!" шигаренә каршы "Тартышудан гына табарсың син үзеңнең хакыңны" дигән шигарьне алга сөреп, "Таң" газетын чыгара башлый. Шулай итеп, радикаль милләтчеләр хәрәкәте дә "таңчылар" исеме белән таныла.

Икенче яктан, социал-демократлар (Хөсәен Ямашев) 1902 елда Оренбурда "Урал" газетын нәшер итү уңышына ирешә (дөрес, бу басма кыска гомерле булып чыга). Нәтиҗәдә, 1905 елда башланган яшерен сәяси хәрәкәт татар-башкорт арасында өч, хәтта дүрт юнәлешне барлыкка китерә. Иң көчлесе - алга таба тәфсиллерәк сөйләячәгебез "Иттифакыль-мөслимин", аннан сәясәт мәйданының сул ягындагы "таңчылар", үзләрен социал-революционермы әллә социал-демократмы (РСДРП) дип исемләргә тәгаен генә карар кылмаган радикаль социалистлар һәм сәяси оешмалары булмаса да, "кадимчеләр" дип даннары чыккан радикаль динчеләр.

Әле 1905 елгы инкыйлаб башланганчы ук, сугыш мәйданында Япониягә җиңелү, халыкның канәгатьсезлеге, сәяси урам җыеннары һәм эш ташлаулар Русиядәге эчке хәлне шактый дәрәҗәдә билгеләгән күренешләр була. Мөселманнар да теге яки бу сурәттә үз таләпләрен белдерергә тырыша. Петербурдагы динпәрвәрләр башлангычы белән 1905 елның 10-15 апрелендә "Голәма җәмгыяте" исемендә мөфтияткә баглы булган дин әһелләре җыелышы үтә. Анда Ислам дине әһелләренең хокукларын арттыруга һәм Русиядә Исламны үзенә лаек мәртәбәле урынга куярга кирәк дигән таләпләр яңгырый.

Галимәрдан Тупчыбашы
Русия төркләренең алдынгы затлары, дин темасы белән генә чикләнергә ярамый дигән фикердән чыгып, үзләренә аерым җыелыш үткәрүне килешеп куя. Габдерәшид Ибраһимов, Галим Максудов, Бөньямин Әхтәмов кебек татарлар, Галимәрдан Тупчыбашы, Әхмәд Агаев, Гали Хөсәензадә кебек әзербайҗаннар һәм кырым татары Исмәгыйль Гаспралы 1905 елның 15 августында Түбән Новгород янындагы Мәкәрҗә ярминкәсендә Русия мөселманнарының беренче корылтаен (нәдвәсен) җыялар.

Корылтайда берлек (иттифак) оештыру фикере өстен чыга. Галимәрдан Тупчыбашы, Әхмәд Агаев һәм Габдеррәшид Ибраһимов "Мөселман иттифагы" ("Иттифакыль-мөслимин") җәмгыятенең низамнамәсен язалар. Документ, авырлык белән булса да, рәсми рөхсәте алынган "Русия мөселманнарының икенче корылтае"нда фикер алышулардан соң, кабул ителә. Петербурда үткәрелгән бу җыенда оештыру мәсьәләсен хәл итү өчен Русия мөселманнары 16 төбәккә бүленә.

1906 елның 16-21 августында Түбән Новгородта Русия мөселманнарының өченче корылтае Русия төркиләренең бу дәвердәге сәяси эшчәнлегенең югары ноктасы булып тора. Ул вакытта инде I Дәүләт Думасы таратылган була. Корылтайда иҗтимагый, дини һәм сәяси мәсьәләләр карала, мөһим карарлар кабул ителә, шулай ук "Мөселман иттифагы"ның оешуы делегатлар тарафыннан кабат раслана. Төрки матбугат корылтай эшен тәфсилле яктырту сәбәпле, аның тәэсире Русия мөселманнары яшәгән иң ерак төбәкләрдә дә беленә.

(Дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG