Accessibility links

Илбашлары атом энергетикасы киләчәге өчен борчыла


Япониянең атом электр станцияләрендәге һәлакәтләрдән соң төрле илләрнең сәясәтчеләре атом-төш энергетикасының киләчәге турында үз фикерләрен белдерә башлады.

Якшәмбе көнне Германия канцлеры Ангела Меркель, әйләнә-тирәне саклаучы министрлары сишәмбе көнне илнең атом-төш электр станцияләре киләчәген тикшерәчәк, иминлек шартлары үзгәрергә мөмкин, дип белдергән иде.

АКШ сенатында эчке иминлек комитеты башлыгы Джозеф Либерман да, илләрендәге атом электр станцияләренең иминлеген тикшерергә кирәк, дип әйтә.

Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин, Томскида булганда, ил атом энергиясен куллануны дәвам итәчәк, диде.
XS
SM
MD
LG