Accessibility links

Япониядә “Фукусима” станциясе хезмәткәрләре эш урыннарына кайтты


Нурланыш дәрәҗәсе кыска вакытка кисәк күтәрелеп алгач, аларны башка бер урынга күчереп торган иделәр.

Чәршәмбе көнне 4нче энерго бүлектә кабат янгын булды. 3нче энерго бүлек өстендә пар күзәтелде.

Япония рәсмиләре атом электр станциясендәге реакторларны суыту өчен АКШ хәрбиләренә мөрәҗәгать итәргә җыенуларын белдерде.

Җир тетрәүдән һәм дулкын ташкыныннан зыян күргән җирләрдә коткару эшләре дәвам итә. 3600 кешенең үлгән булуы расланды. Шулай да әлегә меңнәрчә кешенең кайда икәне билгесез.

Ярты миллионга якын кеше йорт-җирсез калды. Азык-төлек һәм ягулыкның җитенкерәмәве турында хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG