Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гали авылында "Халкым минем" фестивале узды


Сәхнәдә Гөлназ Шәйхи, Фердинанд Сәләхов, катнашучы балалар
Сәхнәдә Гөлназ Шәйхи, Фердинанд Сәләхов, катнашучы балалар

Март ае уртасында Самар өлкәсенең Гали авылында Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган үзешчәннәр фестивале узды. Әлеге чарада җырчы, композитор Фердинанд Сәләхов та катнашкан иде.


Фестивальдә яшьләре 25не узмаган егетләр һәм кызлар, мәктәп балалары сәнгати осталыкларын күрсәтте. Үзенчәлеге шунда ки, әлеге чарада тик авыл үзешчәннәре генә катнашкан иде.

Самар өлкәсе авылларыннан тыш, Ульян, Оренбур төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгәннәр иде. Иртәнге сәгать 10нан көндезге сәгать өчкә кадәр сайлап алу мәшәкатен башкардылар. Йомгаклау концертына йөзгә якын бала сайлап алынды.

Шартлар түбәндәге иде: һәр коллективтан иң яхшы җыр башкаручыны, иң яхшы халык музыка коралында уйнаучыны, Габдулла Тукайның шигырен сәнгатьле сөйләүчене сайлап алдылар.

Өч сәгать дәвам иткән тамаша зал тулы тамашачы алкышлавында барды. Татар сәхнәсендә берьюлы шулкадәр Тукаебыз шигырьләре яңгыраганы булмагандыр. Залдагылар шигырь-поэмаларны йотлыгып тыңлады. Укучыларның осталыкларына сокланып туймаслык иде.

Казан артистлары тальянга сәхнә юлын әллә кайчан япты кебек. Ә бит һәр авылда малайлар итәгендә гармун, егетләр күкрәгендә тальян икән, ләбаса!

Фестивальнең гран-при бүләген тугыз яшьлек Ирек Мотыйгуллинга тапшырдылар. Өстәл кадәр "музыкаль үзәк" өстенә малайны Фердинанд Сәләхов үзе күтәреп бастырды.

Башкарылган җырлар да тел-теш тидерерлек булмады. “Җидегән чишмә”не дә һөнәрмәнд җырчылар биеклегендә халыкка җиткезделәр.

Югары зәвыклы програм, затлы киемнәр, балаларның табигыйлыгы, Гөлназ Шәйхиның зыялы алып баруы, җырчы Фердинанд Сәләховның профессиональ композиторларыбызның әсәрләрен халыкка бүләк итүе фестивальне тагын да бизәде.

Тамаша чын татарча барды, Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Фердинанд Сәләхов: “Татарыбызны саклау үз кулыбызда” дип, халыкны канатландырып озатты.

Фердинанд Сәләхов белән тулырак әңгәмәне тыңлый аласыз.

Фердинанд Сәләхов белән әңгәмә
Фердинанд Сәләхов белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:16 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG