Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара көчләр Каддафи гаскәрләрен тагын утка тотты


Каддафи танклары Бингази янында халыкара көчләр һөҗүменнән соң
Каддафи танклары Бингази янында халыкара көчләр һөҗүменнән соң

Халыкара көчләр Либиядә очышларны туктату максатына иреште. Әмма Каддафи көчләре сугышны дәвам итмәкче.

Көнбатыш илләре Либия җитәкчесе Муаммар Каддафи көчләренә каршы һөҗүмнәрнең икенче өлешенә кереште.

Каддафиның Триполидагы утырмасы, Бингази шәһәренә баручы танклар утка тотылып юк ителде. Бингази Каддафиның 40 еллык хакимиятенә каршы чыгучы гыйсъянчыларның төп таянычы.

Халыкара көчләр һөҗүмнәреннән ничә кеше һәлак булганлыгы турында рәсми саннар әлегә юк. Каддафиның кайда булуы да билгесез.

Һөҗүмнәр Либия күгендә очышларны тыю һәм тыныч халыкка һөҗүмнәрне туктату турындагы БМО Иминлек Шурасы резолюциясе нигезендә узган шимбә көнне башланды. Резолюция атнакич кабул ителгән иде.

Русия җитәкчеләре резолюция турында каршылыклы фикердә

Владимир Путин Удмуртиядә эшчеләр һәм хәбәрчеләр белән очрашуда
Русия премьер-министры Владимир Путин БМО Иминлек Шурасының Либиядәге халыкара хәрби чараларга юл ачкан резолюциясен зыянлы дип атады.

Дүшәмбе Удмуртиядә эшчеләр белән очрашу вакытында Путин халыкара коалициянең гамәлләре “урта гасырлардагы тәре яуларына чакыруларны” хәтерләтә диде.

“Либиядә демократия юк, әмма бу башкаларга илдәге эчке сәяси низагъка тыкшынырга ярый дигәнне аңлатмый”, - диде Путин.

Ул шулай ук АКШның халыкара мәйданда көч куллану турында җиңел генә карар итүенә борчылу белдерде.

Аның әйтүенчә, Либиядәге хәлләр Русиядәге саклану мөмкинлекләрен арттыру сәясәтенең дөрес булуын раслый.

Дмитрий Медведев
Шулай да соңрак Русия президенты Дмитрий Медведев Путинның Либиядәге халыкара хәрби чараларны «тәре яуларына» тиңләвен хөкем итте.

Медведев мондый белдерүләр цивилизацияләр бәрелешенә китерә диде һәм БМО Иминлек Шурасының Либия турында карарын дөрес түгел дип исәпләмәвен әйтте.

Гарәп илләре лигасы генераль секретаре Амр Муса якшәмбе бу һөҗүмнәрне хөкем итсә дә, дүшәмбе БМО резолюциясен хуплавын белдерде.

Моны ул Каһирәдә БМО генераль секретаре Пан Ги Мун белән сөйләшүдән соң әйтте.

Бүген Пан Ги Мун Каддафиның тыныч халыкка карата репрессияләрен туктату максатындагы каты һәм тәвәккәл чаралар Гарәп илләре лигасының БМО резолюциясен хуплавы нәтиҗәсендә мөмкин булды диде.

Либиядәге хәлләрнең киләчәге билгесез

Триполида Каддафи ныгытмасындагы халыкара көчләр җимергән бина хәрәбәләре
Британия, Франция, Италия, Канада һәм башка илләр белән бергә бу чарада катнашучы Кушма Штатлар Либиядәге хәрби чараның уңышлы баруын һәм Либия очкычларының инде һавага күтәрелмәвен, шулай ук радар күзләү системының шактый көчсезләтелүен белдерде.

Көнбатыш илләре Либия хәрби җитәкчелегенең якшәмбе кичендә атышларны туктату турындагы белдерүен кабул итмәде һәм хөкүмәт көчләре барыбер, бу белдерүгә карамастан, һөҗүмнәрне дәвам итә диде.

АКШ хәрбиләре Либиядәге хәрби чараны 2003 елда Сәддам Хөсәинне хакимияттән бәреп төшерү өчен Гыйракка гаскәр кертүгә охшатуларга юл куймаска тырыша.

Рәсмиләр хәрби чараның максаты Каддафины хакимияттән бәреп төшерү түгел дип белдерә һәм хәрби чаралар белән җитәкчелек итүне Франция, Британия яки НАТОга тапшырырга вәгъдә итә.

Илнең көнчыгышында соңгы ун көндә Каддафи көчләре һөҗүмнәреннән зур зыян күргән гыйсъянчы сугышчылар халыкара көчләрнең гамәлләрен хуплый.

Майк Маллен
Шулай да АКШ хәрбиләренең берләштерелгән идарә мөдире, вице-адмирал Билл Гортней Бингазига һәм гыйсъянчылар кулындагы башка шәһәрләргә әле дә куркыныч янавын әйтә.

АКШ берләштерелгән хәрби идарә рәисе, адмирал Майк Маллен исә бу хәрби чараның ахыры әлегә билгесез диде.

Каддафи тарафдарлары әлегә үз максатларыннан чигенергә ашыкмый. Беренче һөҗүмнәрдән соң алар башкала Триполида үзәк мәйданга җыелып автоматлардан һавага атты һәм гыйсъянчыларга үлем белән янады.

Каддафи да сугышны дәвам итәчәген белдерде. Ул хөкүмәтнең үз тарафдарларын коралландыруын әйтеп азакка сузылачак сугыш вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG