Дөньяның төрле урыннарында табигый казалар кичерүчеләргә зур ярдәм күрсәтеп килүче, чагыштырмача тыныч саналган Европада яшәүчеләр дә соңгы арада зур казадан алай ук имин булмауларын аңлый башлады.
Бер ел элек Исландиядәге Эйяфьятлайокудль янартавы уянып, аннан Европа күгенә таралган көл болытлары очышларны туктаткан, кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырган иде.
Баксаң, Европаның нәкъ үзәгендә, Германиянең мәшһүр Лаахер күленең тын сулары астында кыйтганың иң мул тормышта яшәүче өлешен юк итәргә мөмкин куркыныч янартау йоклап ята икән.
Элекке Көнбатыш Германия башкаласы Боннан 37 чакрым көньяктагы бу күл төбенә яшеренеп ябылган җир тишеге яңадан ачылып, тирә-якка ут һәм көл чәчә башларга мөмкин.
Февраль урталарында, Евразиянең көнчыгышында Япониягә зур афәт китергән җир тетрәүдән соң бу төбәктә дә 4.5 дәрәҗәдән башланган 7 җир тирбәлеше булды.
Соңгы елларда җир шарындагы күп кенә зур янартауларның озакка сузылган йокыдан бер-бер артлы уянулары күзәтелә. Кайбер галимнәр, җир шары зур геологик үзгәрешләр башлану чигендә тора, дип исәпли.
50 метр тирәнлектәге Лаахер күлендә әле дә магма катламыннан чыккан газ суны күбекләндереп тора.
13 мең ел чамасы элек бу урындагы җир тишегеннән һавага чәчелгән көл Европаның бик күп өлешләренә таралган. Янартаудан калган тау исә җир астында барлыкка килгән бушлыкка убылган дип санала.
Узган җәйдә биредә 5.6 дәрәҗәдәге җир тетрәү Германиядәге супер янартауның уяна башлау билгеләре буларак кабул ителде.
Галимнәр, Эйфель янартаулары төркемендәге бу янартау теләсә кайчан уянып, тагын ут һәм көл чәчә башларга мөмкин, дип кисәтә.
Бу исә әлегә тыныч кына яшәп яткан, дөньяның төрле өлешләреннән матурлыкка сокланыр өчен килүче туристларны кабул итүче төбәктә коточкыч зур казаларга китерә ала.
Янартаудан чыккан лава шул тирәдән генә узучы Рейн елгасы агышын буып куйса, Германиянең кайсы өлешләре су астында калачагын галимнәр генә чамалый аладыр.
Дистәләрчә миллион кеше яшәгән бу төбәктә күп кенә химия корылмалары һәм атом электр станциясе торуын да онытырга ярамыйдыр.