Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар ЗАГСка керде


Татарстан журналистлар берлеге хәзер шушы бинага күченде
Татарстан журналистлар берлеге хәзер шушы бинага күченде

Татарстан журналистлар берлеге яңа биналы булды. Берлеккә Декабристлар урамында урнашкан 179нчы йорттан яңа урын бирелде.


Татарстан журналистлар берлеге узган ел бинасыз калды. Ун ел буе бер бинада утырган берлек Казан шәһәренә караган милектән канунсыз файдалануда гаепләнгән иде.

Берлек әгъзалары әлеге бәхәсле мәсьәләне чишүдә ярдәм сорап, республика җитәкчеләренә ачык хат та юллап карады. Тельман урамында урнашкан бина журналистларга кире кайтарылмады, әмма хәзер инде алар башка адреста яңа биналы булды.

Татарстан Журналистлар берлегенә башкаланың Декабристлар урамында урнашкан 179нчы йорттан яңа урын бирелде.

Элеккеге ЗАГС журналистлар йортына әйләнде


Элеккеге баш редактор һәм депутат, хәзерге вакытта Татарстан Журналистлар фонды җитәкчесе Мөнир Әһлиуллин сүзләренчә, яңа урын 275 кв. метрлы мәйданны били. Анда 2 зал, пресса, секретарь, бухгалтерия, журналистлар фонды өчен аерым бүлмәләр бар.

Элеккеге гражданлык хәлен теркәү идарәсе булган урынны төзекләндерү эшләрен шәһәр мэриясе башкарган, бүлмә җиһазларын да ул алып биргән. Бу хәл, күрәсең, Тельман урамындагы бинадан чыгарылуга бер җавап рәвешендә булган. Бинага заманча техника да кайтарылачак икән һәм киләчәктә бер залны компьютерлар белән тулыландыру да күздә тотыла.

Яңа урында арендага түлисе юк, әмма әлегә биш елга...

Берлек яңа бинадан күчүдән канәгать күренә. Яңа бинада аренда бәясенең булмавы да безнең өчен әйбәт, ди алар.

Мөнир Әһлиуллин
Элеккеге журналистлар берлеге бинасы белән хәзер бернинди бәйләнешебез дә калмады. Яңасында биш ел буена аренда бәясен түләмәячәкбез. Аннан соң шәһәр хакимияте белән яңадан килешү төзеләчәк, ди Мөнир Әһлиуллин.


Журналистлар берлегенең яңа урынын рәсми ачу чарасы әле булмаган. Әһлиуллин сүзләренчә, ачылышны зурлап оештырмакчылар, чараны шәһәр җитәкчеләрен дә чакырып уздырырга уйлыйбыз, ди ул.

“Читтәге газетлар яклады, ә үзебезнекеләр дәшмәде”

“Тельман урамындагы бинабыз тартып алына башлагач, бер төркем Казан журналистлары моңа карата үз фикерләрен белдергән иде. Әмма безнең бу фикерләрне республика басмалары бастырып чыгарырга курыкты, бары тик Мәскәүнең зур газетлары гына безне яклап чыкты”, ди Мөнир Әһлиуллин.

“10 ел элек журналистлар йортын ачканда мин дә катнашкан идем. Ул вакытта Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең журналистларга бик нык ярдәме тигән иде. Әмма замана үзгәрә тора, бу йортны хәзер ниндидер сәбәпләр белән сатуга чыгардылар.

Бу хәлгә ризасызлык белдереп мөрәҗәгать кабул иттек, әмма моны республика матбугаты хупламады. Шунысы сөенечле – үзәк газетлар, “Коммерсант”, “Московский Комсомолец”, “Известия” газетлары безнең хатларга теләктәшлек белдерде.

Ә республика газетлары, шул исәптән аларның кайберләренең редакторлары Татарстан журналистлар берлеге рәисе урынбасарлары булуга карамастан, хатларыбызга яклау күрсәтмәде һәм журналистлар берлегенең мөрәҗәгатен бастырып чыгармады.

Чынлыкта монда бит бернинди дә зыянлы әйбер юк иде. Журналистлар үзләренең хокукларын гына белдерде. Безне урамга куып чыгарырга җыеналар, нәрсә эшлибез дигән фикерне генә җиткерергә теләделәр. Редакторларыбызның куркаклыгы менә шушында күренде дә инде.

Хәзерге бинабызда эшләр өчен шартлар әйбәт. Журналистлар өчен бу урын туган йорт кебек булыр дип уйлыйм. Шәхсән үзем, мәсьәләнең шулай хәл ителүеннән канәгать”, дип белдерә Әһлиуллин.

Яңа йортның беренче кунагы – Валентина Ланцева

Әлегә рәсми рәвештә ачылмаса да, берлек бинасында 22 март көнне беренче матбугат очрашуы уздырылырга да өлгерде инде.

Валентина Ланцева
“Түгәрәк өстәл”дә, 90нчы елларда Русия Федераль җыенының матбугат үзәге җитәкчесе, Русия президенты Борис Ельцинның беренче матбугат сәркатибе Валентина Ланцева Казан журналистларына Борис Ельцинның сәяси тормышы хакында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.

Оештыручылар, алга таба мондый чараларның журналистлар берлегенең яңа бинасында ешрак уздырылачагын да бәян итте.
XS
SM
MD
LG