Accessibility links

Мөфти сайлау: имамнар хат яза, мөхтәсибләр машина ала


Татарстанда мөфти сайлау үтә дә “кызу” узар төсле. Күпләр инде хәзердән үк мөфтинең кем булачагын сизенә, ләкин бу хәл белән килешергә ашыкмый.

Моңа кадәр дә Татарстанда мөфти сайлавы тавыш-тынсыз гына үтми иде. Әмма бу юлы мөгаен иң яңгырашлысы булып истә калыр. Әлеге чарага әзерлек инде берничә ай бара һәм ул җәмәгатьчелектә шактый каршылыклы фикерләр тудырды.

Баштарак мөфти урынына Казанның “Мәрҗәни” мәчете имамы Мансур Җәләлетдин, “Кол-Шәриф” мәчете имамы Рамил Юныс һәм хәтта Хантый-Манси автоном бүлгесе диния идарәсе башлыгы Таһир Саматов куелачак икән дигән сүзләр йөрде. Мөфтинең беренче урынбасары булуына карамастан, Илдус Фәиз исеме алай ук телгә алынмады.

Әмма вакыт узу белән инде барысы да ачыклана төште. Илдус Фәиз дә ныклап эшкә тотынды. Ул хәзер еш кына район-шәһәрләрдә җомга намазында катнаша, мөселман әһелләре белән очраша. Хәтта узган көнне генә ун имам-мөхтәсибкә Fiat Albea машиналарын тапшырды. “Ислам үсеше өчен машина бүләк итүгә Аллаһ мөмкинлек бирде”, диде ул.

Мөселманнар тарткалашына Мәскәү куана

Ләкин Татарстанда рәсми мөфтияткә каршы торучы бер төркем дин әһелләре Илдус хәзрәт Фәиз мөфти булу өчен үз вазифасыннан файдалана дип саный. Һәм алар мөфти намзәтләрен раслауның да дөрес узмавын белдерә.

Әлеге хәрәкәт башында торган “Нурулла” мәчете имамы Габдулла хәзрәт Галиулла хәтта ул карарны дөрес түгел дип тануны сорап, Мәскәүгә Русия генераль прокуроры Юрий Чайкага хат та юллаган.

Әлбәттә Татарстанда мөселманнар арасында тарткалаш туу Мәскәүне шатландыра гына торгандыр. Русиядә төрле дини агымнар барлыкка килде дип чаң кагу һәм кайбер дини китапларны экстремистик дип тану җиле нәкъ Мәскәүдән исә башлаган иде. Менә соңгы елларда Татарстанда да дин әһелләрен ваһһабиларга, сәләфиләргә, традицион ислам тотучыларга бүлү башланды. Бу хакта федералларга караган кайбер журналистлар һәм алар янында йөрүчеләр саллы-саллы мәкаләләр бастырды, хәтта конференция дә җыйды.

Берәүләр мактый, икенчеләре хурлый

Мөселманнар арасындагы тарткалашны бигрәк тә кайбер мөхтәсибләрнең һәм имамнарның эшеннән алынуы куертып җибәрде. Чөнки кайбер дин әһелләре моның артында Фәиз тора дип белдерә. Һәм алар андый кешене мөфти итеп күрергә теләмәүләрен әйтә.

Элегрәк Габдулла Галиулла мөфти вазифасына намзәт итеп чыгарылачак исемлек тә тәкъдим иткән иде. 13 март көнне узган пленумда бу урынга өч кеше расланды. Фәиздән тыш, монда Казандагы “Солтан” мәчете имамы Камил Бикчәнтәев һәм Яшел Үзән районы имам мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтулла керә.

Әлеге пленумның узуы турында да төрле хәбәрләр таралды. Мисал өчен, үзен анда катнашучы дип таныштырган бер мулла аларны ул чарага килгәч үк "бухалтериягә борып җибәрүләрен һәм “сәдака” бирүләрен" язып чыкты. Шулай ук алданрак район башлыкларыннан кемне сайларга кирәклеге турында күрсәтмә булуын әйтте. Бу хат интернетта таралды.

Шул ук вакытта әле бу көннәрдә генә җәмәгатьчелеккә Баулы һәм Арча имам-мөхтәсибләренең хаты җиткерелде. Мисал өчен, Исмәгыйль Биккинин мөфти вазифасына иң туры килгән кеше Илдус хәзрәт Фәиз дип яза.

Ә Арча мөхтәсибе исә мөселманнарны берләшеп эшләргә чакыра. Ул хәзер имамнарның дәрәҗәләре төшүен әйтә.

Дин дәүләттән аерылса да

Чыннан да, бүген күпләр диннең сәясиләшүенә борчыла. Барлык бу мөфти сайлаулары артында да хакимият торганын һәркем яхшы аңлый. Мөхтәсибләргә бирелгән ун машина да күктән төшмәгәндер.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та журналистларга үзенең президент буларак бер еллык эшчәнлеге турында сөйләгәндә, диннең дәүләттән аерылган булуына карамастан, инде бөтенләй дә берни күрмәслек дәрәҗәдә аерылмаган булуын әйтте.

“Безнең бурычыбыз традицион исламны саклау, ә барлык экстремистик чагылышларының төбенә балта чабачакбыз”, диде ул.

Шулай итеп, Татарстан мөфтие сайлавына ярты айдан артык вакыт калып барганда, республика мөселманнары бердәм фикергә килә алмый. Берәүләр рәсми мөфтият ягына өстенлек бирсә, икенчеләре я каршы чыга, я инде читтән күзәтә.
XS
SM
MD
LG