Accessibility links

Британиядә атом станциясе янында шикле кешеләр тоткарланган


Британиядә Селлафилде атом электр станциясеннән ерак булмаган җирдә террор белән бәйле эшчәнлектә шикләнелгән биш кеше тоткарланган.

Британ полициясе хәбәр итүенчә, алар Бангладештан килеп Лондонда яшәүче, утыз яшькә кадәр булган кешеләр.

Полиция аларны илнең төньяк-көнбатышындагы Селлафилде атом станциясе тирәсендә тикшерү өчен машиналарын туктаткач тоткарлаган.

Шикләнелгәннәрдән сорау алалар. Бүтән мәгълүматлар әйтелми.
XS
SM
MD
LG