Мисыр мәхкәмәсе бүген элекке эчке эшләр министры Хәбиб әл-Адлине 12 елга төрмәгә ябу карары чыгарды.
Әл-Адли рәшвәтчелектә һәм акча юуда гаепле дип табылды. Ул шулай ук икенче бер эштә, ел башында Мисырдагы халык күтәрелешләрендә полиция белән бәрелешләрдә кешеләр үлеменә дә сәбәпче буларак гаепләнә. Әлеге протестлар нәтиҗәсендә Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк 11 февральдә вазифаларыннан китәргә мәҗбүр булды.
Хәбиб әл-Адли Мөбәрәкнең иң якын тарафдары иде.