Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау алдыннан Русия хакимияте милли мәдәниятләрне якламакчы


Федерация Шурасы каршындагы Русия мәдәни сәясәте Шурасы утырышы, 3 май 2011 ел, Мәскәү
Федерация Шурасы каршындагы Русия мәдәни сәясәте Шурасы утырышы, 3 май 2011 ел, Мәскәү

Русия хакимияте тарафыннан төбәк җитәкчеләренә милли мәдәниятләрне ни дәрәҗәдә хөрмәт итүләренә карап бәя бирү, яңартылган Милли сәясәт концепциясен кабул итү, мохтариятләр эшен финанслау турында белдерүләр яңгырый.


Бу сүзләр күптән түгел Мәскәүдә булган Русия Федерация шурасы каршындагы Русиянең мәдәни сәясәте Шурасы утырышында әйтелде. Әлеге җыенда сүз Русия халыкларының мәдәниятен саклауда милли-мәдәни мохтариятләрнең ролен үстерү турында барды. Бу утырыш мохтариятләр хакындагы канунның 15 еллыгына багышлап үткәрелде.

Татарстаннан бу җыенга Халыклар ассамблеясы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин барды, чарада шулай ук федераль министрлар, Дума депутатлары, милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре катнашты. Утырышны Федерация Шурасы җитәкчесе Сергей Миронов алып барды.

Миронов Милли сәясәт концепциясен кирәксенә

Күптән түгел Сергей Миронов “Гадел Русия” фиркасе җитәкчелегеннән китте. Хәзер "Бердәм Русия" фиркасе аны сенаторлыктан чакыртып алмакчы. Вазифадан киткәнче, Сергей Миронов милләтләрне яклау кирәклеге хакында берничә мөһим белдерү дә ясарга өлгерде.

Русия парламенты югары пулаты матбугаты хәбәр иткәнчә, Сергей Миронов Русия мәдәни сәясәте Шурасы утырышында “Федераль милли-мәдәни мохтариятләр кануны кабул ителгәннән соң 15 ел буена күп кенә милли җәмгыятьләр телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрен саклау өчен өстәмә мөмкинлекләргә ия булды”, дип белдерде.

Шулай ук ул "Бүгенге көн проблемнары һәм чынбарлыкка туры китереп яңартылган Милли сәясәт концепциясен кабул итү кирәк", дип әйткән.

"Мохтариятләргә казнадан акча бирергә!"

Сергей Миронов
Миронов фикеренчә, Русиянең гомуммилли мәдәниятен саклауда милли-мәдәни мохтариятләрнең роле һәм финанслау юллары яңа әзерләнә торган “Мәдәният турында”гы федераль канунда билгеләнергә тиеш.

Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, Сергей Миронов: "Бюджетны әзерләгәндә дә бу өлкәгә акча бүленүне таләп итәргә кирәк", дип белдергән. Алай гына да түгел, Федерация Шурасы рәисе Русия төбәкләренең милли-мәдәни үсеше дигән махсуслашкан программа төзү турында да уйланырга тәкъдим итте. Шушы һәм башка тәкъдимнәр белән сенаторлар Русия җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә вәгъдә итә.

Үз асылын җуймыйча, россиян булып калу

Сергей Миронов Русиядә балалар бакчасыннан ук башка мәдәнияткә, телгә хөрмәт тәрбияләү турында әйтсә дә, россиян буларак үзбилгенү турында искәртеп торды.

"Төбәк һәм җирле милли-мәдәни программаларны тормышка ашырганда бөтен халыклар белән мөнәсәбәтләрне һәм Русия кешесе буларак үзбилгенүне үстерү мәсьәләсенә игътибар бирергә кирәк", диде Сергей Миронов. Аның сүзләрен Федерация Шурасы матбугат хезмәте китерә.

Төбәк башлыгына милли яктан бәя бирү

Чарада Русия мәдәният министры Александр Авдеев та чыгыш ясады. Ул Русиядә соңгы дистә елда күп тапкыр әйтелгән милли сәясәт министрлыгын булдыру тәкъдимен яклап чыкты.

Аерым алганда, Александр Авдеев, бу өлкәдә илдә вертикаль булмавына кызганычын белдерде һәм милли-мәдәни сәясәт белән шөгыльләнүче дәүләт оешмасын булдыру зарурлыгы турында әйтте, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар.

Авдеев, хәтта төбәк җитәкчеләренең эшенә бәя биргәндә, җирле милләтләрнең мәдәниятен ни дәрәҗәдә саклауларына да карарга тәкъдим итте.

Әлеге утырышта катнашкан Татарстан халыклар ассамблеясы җитәкчесе һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин соңыннан үзенең белдерүләре белән дә чыкты. Мәсәлән, ул читтәге ватандашлар белән эшне бик җитди һәм төгәл итеп алып баруга игътибарны юнәлткән.

Фәрит Мөхәммәтшин, Русиядә милләтләр министрлыгы булмаганда, дәүләттәге милли сәясәт кушылган Русия вице-премьеры Дмитрий Козак җитәкчелегендәге комиссия эшен активлаштырырга булыр иде, диде.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә 59 милләтне вәкиллек итүче 800ләп милли-мәдәни мохтарият теркәлгән, аларның 16сы федераль дәрәҗәдә эшли. Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте әлегә эшен грантлар, иганәчеләр ярдәме белән алып бара.
XS
SM
MD
LG