Accessibility links

Кайнар хәбәр

Албаниядә җирле сайлаулар уза


Албаниядә җирле хакимияткә сайлаулар уза. Аеруча да Тирандагы тавыш бирү зур кызыксыну уята. Анда инде Албания башкаласы мэры булып өч тапкыр сайланган социалистлар башлыгы дүртенче тапкыр сайланырга тырыша.

Сайлауны биш меңгә якын албан һәм халыкара күзәтүчеләр тикшерә.

Барлык илдә иминлек чаралары арттырылган. Сайлау алдыннан берничә һөҗүм очраклары булды. Алар арасында оппозициягә каршы юнәлдерелгәннәре дә бар иде.

Оппозиция кабул итмәгән 2009 елгы парламент сайлавыннан соң ил сәяси көрчеккә терәлде.
XS
SM
MD
LG