Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйга карата җинаять эше кузгатылган


Алексей Навальный
Алексей Навальный
Русия тикшерү комитеты билгеле блогер һәм адвокат Алексей Навальныйга карата җинаять эше кузгатты.

Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин, Навальный 2009 елда Киров өлкәсе губернаторы киңәшчесе булганда, алдашу юлы белән “Кировлес” ширкәтенең элекке башлыгын файдасыз килешү имзаларга мәҗбүр иткән, дип белдерә. Дәүләт ширкәтенә миллион сумнан артык зыян килгән. Маркин әйтүенчә, хокук саклау оешмаларында бу хакта мәгълүматлар бар.

Навальный әлеге гаепләүне уйлап чыгарылган дип атады һәм җинаятьтә гаепләргә тырышу юлы белән эзәрлекләүләреннән курыкмавын әйтте.
XS
SM
MD
LG