Accessibility links

Сүрия Кеше хокуклары шурасындагы урынны дәгъваламаячак


Бәшәр Әсад (у) энесе Маһр белән
Бәшәр Әсад (у) энесе Маһр белән
Бу хакта исемен белдерергә теләмәгән дипломат хәбәр итә. Сүриядән бу хәлгә рәсми белдерү юк.

Сүрия президенты Бәшәр Әсад хакимиятенең оппозициядәгеләр күтәрелешләрен бастыру көчәя барганга халыкара җәмәгатьчелек Сүриянең шурага кермәвен таләп итә.

Сүрия урынына быел Азиядән дүртенче намзәт Күвәйт булачак.

БМОның төп оешмасы булган Кеше хокуклары шурасы төбәк төркемнәреннән сайлана. Шура дөньяда кеше хокуклары бозылуны күзәтеп бара.

Быел Азиядән Һиндстан, Индонезия, Филиппин белән бергә Сүрия дә шурага нәмзәт булырга тиеш иде. Сайлау 20 майда БМО Генераль ассамблеясе утырышында үтәчәк.
XS
SM
MD
LG