Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Триполины утка тотканда алты кеше үлгән


Пәнҗешәмбегә каршы төндә НАТО көчләре Либия башкаласын утка тотканда алты кеше үлгән, ун кеше яраланган. Бу хакта бүген Либия хакимияте белдерде. Алар үлүчеләр тыныч халык арасыннан дип әйтә. Бу хәлгә башка мәгълүматлар юк.

НАТО җитәкчелеге Либия башлыгы Мөәмәр Каддафи резиденциясе утка тотылды, дип белдерә. Либия телевидениясе Төньяк Корея илчелегенә дә зыян килде, дип хәбәр итте.

Бүген соңгы ике атна эчендә беренче тапкыр Мөәмәр Каддафиның якыннары белән очрашуын телевидениедән күрсәттеләр.

Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон бүген Лондонда гыйсьянчылар оештырган Милли күчеш шурасы башлыгы Мостафа Абдулла Җәлилне кабул итте. Кэмерон гыйсьянчыларга Лондонда вәкиллек ачарга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG