Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Курил утрауларына акчаны арттыра


Русия Курил утраулары үсешенә акчалата ярдәмне ике мәртәбә арттыруын белдерде.

“Төбәккә өстәмә 16 миллиард сум бирелә, нәтиҗәдә ярдәмнең күләме 30 миллионнан артачак,” диде Сахалин өлкәсе губернаторы Александр Хорошавин.

Бу карар төбәккә килгән Русия вице-премьеры Сергей Иванов белән очрашудан соң кабул ителде.

Иванов Курилга кергән Итуруп утравында киңәшмә уздырды.

Русия җитәкчеләренең Курил утрауларына элекке сәфәрләре Мәскәү белән Япония арасында мөнәсәбәтләрне бозган иде. Япония бу утрауларны үз җире дип саный.
XS
SM
MD
LG