Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бәллүр каләм" өчен көрәш сүрелми


"Бәллүр каләм-2011” бәйгесенең беренче турына чыккан хәбәрчеләр исемлеге билгеле булды. Быел Тукай турында язучыларны да билгеләп үттеләр.


Татарстан журналистлар берлегенең бинадан куылу тарихыннан соң һәм оешманың башка бинага күченгәннән соң, бәйгегә игътибар кимер дип фаразлаучылар булды. Чөнки яңа бинаны белмәүчеләр шактый, бәйгедә катнашырга теләүчеләр дә башка елларга караганда аз булган икән. Әмма барыбер бәйге үтәчәк һәм 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә быелгы лауреатлар бүләкләнәчәк.

14нче тапкыр үткәрелә торган бәйгедә елдагыча “Журналистикада исем”, “Китап авторы – журналист”, “Темасы – җирле, осталыгы – башкаладагыча”, “Туган тел” номинацияләре бар. Быел бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан Татарстанда Габдулла Тукай елы номинациясе дә өстәлде.

Журналистикада исем”не алыр өчен көрәш каты булырга охшый. "Бәллүр каләм"не Рамил Арсланов (“Әлмәт РТВ” ТРК), Ләлә Гайфетдинова (“Челнинские известия” газеты), Айгөл Гыймранова (“Татарстан яшьләре” газеты), Аяз Исмәгыйлев (“Яңа гасыр” радиосы), Илдар Кыямов (“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе), Илдар Миргалимов (“Ватаным Татарстан” газеты); Айсылу Мирханова (“Казан” журналы), Наталья Реджеп-Алиева (Түбән Кама ТРК), Алия Сабирова (“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы), Гөлнур Сафиуллина (“Сөембикә” журналы), Светлана Спирина (“Казан” ТРК); Расиха Фәизова (“Шәһри Казан” газеты), Алмаз Хәкимов (“Татарстан” ГТРК), Илдус Шаһиев (“Минзәлә” газеты), Сергей Шерстнев (“Эфир” телерадиокомпаниясе) дәгъвалый.

“Виват, профтех!” әсәре авторы Диләрә Вафина, “Каләм көче” китабы өчен Васил Гарифуллин, “Сильный духом непобедим” җыентыгы авторы Фәнис Фәтхуллин һәм башкалар “Китап авторы – журналист” номинациясендә җиңү яуламакчы.

Темасы – җирле, осталыгы – башкаладагыча” номинациясендә район мәгълүмат чараларында эшләүче хәбәрчеләр һәм тулы иҗат төркеме ярыша. Алар: Филизә Гомәрова (“Актаныш таңнары”), Роза Илалтдинова (“Новый Зай” газеты), Дмитрий Катаргин (“Наш Зеленый Дол” газеты),Тамара Коновалова (“Нефтехим-ретро ФМ” радиосы), Миңневарис Миңгалиев (“Нократ” (“Вятка”) газеты), Әминә Миңнуллина (“Байрак” газеты), “Неделя качества на НТР” проектының иҗат төркеме (Түбән Кама ТРК).

Район үзәкләрендә чыгучы газетларның ярышын бәйгенең тагын бер төрендә күреп булачак. “Район массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә “Бәллүр каләм” бүләгенә “Авангард” газеты (Тәтеш), “Безнең Чирмешән” газеты (Чирмешән), “Вятка” (“Нократ”) газеты (Мамадыш), “Зәй офыклары” газеты (Зәй) дәгъва итә.

Шәһәр массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә Әлмәт, Түбән Кама, Чаллыда эшләүче газет, телерадиокомпания һөнәри бүләк өчен көрәшеп карамакчы. Мәсәлән, быел беренче турга “Знамя труда” газеты, “Нижнекамская правда” газеты, Түбән Кама телерадиокомпаниясе, “Шәһри Чаллы” газеты сайлап алынган.

Быел да “Туган тел” номинациясендә читтәге татар мәгълүмат чаралары бүләкләнергә тиеш. Әлегә бүләккә Язгөл Юнысова, “Өмет” газеты (Уфа), Шәмсия Хәлимова “Дуслык” газеты (Киров өлкәсе), Римма Өметбаева “Тобольское время” ТРК өмет итә.

Объектив аша караш” номинациясендә телеоператорлар һәм фототөшерүчеләр бүләкләнә. Быел беренче турга Александр Грюнов (“Яңа гасыр” ТРК), Солтан Исхаков (“Татарстан” журналы) һәм башкалар чыккан.

Ярышның “Интернет-СМИ” номинациясендә беренче турда бер генә дәгъвачыны күреп була – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын.

Төрле оешмаларның үзенең реклам һәм социаль эчтәлекле пресса һәм радиосы “Корпоратив” массакүләм мәгълүмат чаралары номинациясендә ярыша. “Бәллүр каләм” иясе “Заводская правда” газеты (“КМПО” ААҖ, Казан); “Нижнекамский шинник” газеты, (УК “Татнефть-нефтехим”, Түбән Кама); “Ислам-инфо” газеты (гамәлгә куючысы – “Сөләйман” мәчете); “Нефтехим-Ретро ФМ” радиостудиясе (Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ) арасыннан сайлап алыначак.

“Дебют” махсус номинациясе һөнәрне әле генә өйрәнә башлаган, беренче адымнар ясаган яшь хәбәрчеләр өчен оештырылган. Быел “Бәллүр каләм” бүләген Семенова Лениза, “Күңел” радиосы (“Чаллы-ТВ”), Уразаев Максим (“Казан” ТРК), Прасолова Анастасия (“Бугульминская газета”), Мөхәммәтшина Гөлнара (“Татарстан” ГТРК радиосы), Галимов Айнур (“Шәһри Казан” газетасы), Бикеева Инеза (“Наш дом – Татарстан” журналы) алырга өметләнә.

Тукай һәйкәле, Мәскәү
Быел Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан бөек татар шагыйре истәлегенә багышланган күп чаралар үтте, шагыйрь мирасына багышланган күп кенә тапшырулар чыкты. Аларның иң уңышлылары “Татарстан республикасында Габдулла Тукай елы” номинациясендә һөнәри бүләккә дәгъва итә. Алар: “Хәерле иртә” тапшыруы (“Яңа гасыр” ТРК); “Яшь ТНВ” балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе коллективы (“Яңа гасыр” ГТРК); “Бөгелмә авазы” газеты (Бөгелмә); “Салават күпере” балалар журналы (Казан); Нәсим Акмалов (“Татарстан” ГТРК радиосы).

“Бәллүр каләм” бәйгесенең икенче туры җиңүчеләре әле билгеле түгел. Аларның исемнәре 19 майда "Пирамида" күңел ачу үзәгендәге тантаналы утырышта игълан ителәчәк
XS
SM
MD
LG