Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Тукайны хөрмәтләү дәвам итә


Марат Шәрипов
Марат Шәрипов

Башкорстанда бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган чаралар дәвам итә. Аларның чираттагысы Башкортстан дәүләт университетында үтте.


Биредә татар теле кафедрасы мөгаллимнәре һәм талиплары әзерләгән фәнни-гамәли конференция булып үтте. Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап күптән әзерлек алып барылган шушы чара бик матур үтте. Аның тирән эчтәлекле һәм мәгълүматларга бай үтүендә кафедра доценты Марат Шәриповның өлеше зур булды.

Фәнни-гамәли конференция барышында талиплар үзләре әзерләгән докладларын, фәнни эзләнүләре, тикшеренүләре нәтиҗәләре тупланган чыгышларын яңгыратты. Талипларның кайберләре үзләре әзерләгән докладлар нигезендә киләчәктә диплом эшләрен язачакларын хакында да әйтте.

Фәнни җыен мәдәни чара белән дә баетылды. Талантлы талиплар моңлы җырлар башкарды, Тукай шигырьләрен яттан сөйләде. Башкортстан дәүләт университетында Тукайның 125 еллыгына багышланган чаралар шушы ел азагына кадәр дәвам итәчәк, дип белдерде аларның укытучысы Марат Шәрипов.
XS
SM
MD
LG