Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һомосексуаллар йөрешен тыйды


Мәскәүдә гей-йөрешкә чакырулар эленде
Мәскәүдә гей-йөрешкә чакырулар эленде

Элекке елларда бу чараны үткәрүне тыйганы өчен 29 мең евро җәза алуына карамастан, Мәскәү хакимиятләре рөхсәтне быел да бирмәде.

Мәскәү хакимияте җитәкчелегенә Юрий Лужковтан соң Сергей Собянинның килүенә башкаланың һомосексуал җәмәгатьчелеге зур өметләр баглаган иде. Әмма өметләр акланмады, быел да бу йөрешне уздыру тыелды.

Русия һомосексуаллары активисты Николай Алексеев, рәсмиләрдән урам йөрешен оештыру тәртип бозуга китерергә мөмкин дигән хат алынды, диде.

Николай Алексеев узган ел матбугат очрашуында
Беренче тапкыр мондый йөреш 2006 елда игълан ителгәннән бирле, рөхсәт булмаса да ел саен оештырыла һәм кулга алулар вә бәрелешләр белән тәмамлана.

Русия 1990 еллар башында һомосексуализмның җинаять булмаганын таныды, әмма көндәлек тормышта аларның хокуклары даими бозылып килә.

Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков һомосексуалларның йөрешен "шайтан эше" дип атады. Һомосексуализмны чир дип санаган Русия православ чиркәве дә бу мәсьәләдә рәсмиләрне яклап килде.

Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе исә Русиянең 2006, 2007 һәм 2008 елларда һомосексуалларның урам җыеннарын тыюын кеше хокуклары конвенциясен бозу дип тапты һәм хакимиятләрне активист Алексеевка 29 мең евро түләргә кушты.
2010 елның 26 июнендә һомосексуаллар җыены Петербурда да оештырылды

Алексеев исә рөхсәт булмаса да 28 май көнне Мәскәүдә урамга чыгачакларын белдерде. Бу көнне Русия урамнарына шулай ук хәрбиләр дә чыгачак. Русиядә чик сакчылары көне билгеләнә.
XS
SM
MD
LG