Accessibility links

Кайнар хәбәр

Французларның күбесе Стросс-Канга каршы сүз берләштерелгән дип саный


Франциядә уздырылган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, халыкның 57% Халыкара Валюта Фонды Доминик Стросс-Канга каршы гаепләүләрне “сүз берләштерү” дип саный.

Стросс-Кан 2012 елда үтәчәк президент сайлавында җиңүгә ирешә алырлык намзәт дип фаразлана иде.

Бүгенге көндә халыкара финанс оешмасы башлыгы Нью-Йорк төрмәсендә утыра. Аның эше мәхкәмәдә 20 майда каралачак. Стросс-Канга Нью-Йорк кунакханәсендә эшләүче хатын-кызны җенси эзәрлекләүдә берничә гаепләү белдерелгән. Бу гаепләүләр нигезле дип табылса 62 яшьлек Стросс-Канга 25 елга кадәр төрмә яный.

АКШ финанс министры Тимоти Гайтнер фондның директорлар шурасына мөрәҗәгать итеп яңа җитәкче урынына яңа кеше билгеләргә чакырды.

Фонд белән аның 1944 елда оешуыннан бирле Европа иле вәкиле җитәкчелек итә. Дөньядагы икенче зур финанс оешмасы – Дөнья банкы башлыгы итеп гадәттә АКШ кешесе билгеләнә. Гайре рәсми килешү нигезендә елларча шулай дәвам итә.

Әмма күпләр фондны проблемаларга көнбатышта табигый булган чишелеш тәкъдим иткән, көнбатыш мәнфәгатьләрен алга сөргән оешма булуда гаепләп чыкты.

Фонд башлыгы урынына намзәтләр арасында Европа Берлегенә кермәгән илләр вәкилләре дә атала. Бу көннәрдә Төркия икътисад министры Кемал Дәрвиш һәм Мексика банкы җитәкчесе Агустин Карстенс исемнәре аталды. Шулай ук бу вазифага Кытай, Бразилия һәм Һинстанда да лаеклы намзәтләр бар диелә.
XS
SM
MD
LG