Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Минскига килде


Путин Минскига соңгы тапкыр март аенда килгән иде
Путин Минскига соңгы тапкыр март аенда килгән иде

Соңгы ун көн эчендә Беларус акчасы үзкыйммәтен нык югалтты. Мински Путинны кредит шартлары турында сөйләшер өчен көтте.

Русия премьер-министры Владимир Путин Беларус президенты Александр Лукашенка белән очрашканчы башта БДБ дәүләтләре башлыклары белән сөйләшүләр уздыра.

Русия белән Беларус инде берничә атна кредит турында сөйләшүләр алып бара. Кичә Русия президенты Медведев белән телефоннан сөйләшкәннән соң Лукашенка, Мәскәүнең Минскины ярдәмсез калдырмаячагына ышаныч белдерде.

“Алар ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтергә әзер дип аңладым. Килешү имзаланса, сүз 3 миллиард 100 миллион доллар турында бара”, диде Лукашенка.

Русия финанс министры Алексей Кудрин бу ярдәмнең турыдан Русиядән генә булмаячагын белдерде. Бу үз чиратында Лукашенкага башка илләр белән дә мөнәсәбәтләрне бозмаска дигән ишарә булып тора.

Хәзерге кредит Русия, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан кергән Евразия Икътисади Берлегеннән булачак.

Лукашенка барлык акчаны берьюлы алачагына өмет итсә дә, Кудрин, кредит өч елга бүленәчәк, диде.

Соңгы ун көн эчендә Беларус акчасы үзкыйммәтен нык югалтты. Бер долларның рәсми бәясе 3000 сум булса, кара базарда АКШ долларын 8000-9000 сумга гына алып була.

Үрдәк биргән каз көтә

Русия кредиты Беларус акчасының кыйммәтен югалта баруын туктата алачак. Әмма кредит бушка бирелми. Русия Беларусның кайбер дәүләт ширкәтләренең бер өлешен үзенә алырга тели. Белгечләр сүзләренә караганда, Мәскәүнең күзе Беларусның ике иң зур нефть эшкәртү ширкәтенә, газ үткәрү системына, кесә телефоннары ширкәтенә һәм “Беларускали” исемле химия оешмасына төшкән.

Мински бу кредитны алыр өчен өч миллиард долларлык милкен сатарга тиеш булачак.

Әмма Лукашенканың сатулашырлык хәле калмаган ди белгечләр. Президент сайлавына зур акчалар тотылганнан соң, намзәтләрне нахакка гаепләп төрмәгә утыртканнан соң Беларус җитәкчесе өчен Халыкара Валюта Фондына акча сорау өчен юл ябык. Русия кредиты - өмет иткән бердәнбер ярдәм була ала.
XS
SM
MD
LG