Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янартау уяну сәбәпле Исландиянең төп һава аланы ябылды


Рейкьявик – Гримсвотн янартавы ут чәчә башлау сәбәпле Исландия хакимиятләре бүген Рейкьявик һава аланын ябып куйды.

Килгән хәбәрләргә караганда, төтен болыты инде 20 чакрым биеклеккә күтәрелгән.

Белгечләр фикеренчә, бу болыт утрауны каплап алса да, Европа өстенә таралмаска тиеш.

Гримсвотн янартавы Исландиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан. Соңгы тапкыр ул 2004 елда уянган иде.

Узган елның апрель аенда Исландиянең Эйяфьятлайокудль янартавыннан таралган төтен болыты аркасында Европада очышлар берничә атнага тукталып торган иде.
XS
SM
MD
LG