Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцариядә атомга каршы чарада меңнәрчә кеше катнашты


Дөттинген – Бүген Швейцариядә атом энергетикасына каршы чарада меңнәрчә кеше катнашты.

Дөттинген шәһәре янында үткән протест йөрешенә Германия, Франция һәм Австриядән килгән активистлар кушылды. Дөттинген янында “Безнау” атом станциясе урнашкан.

Чарада катнашучылар әйтүенчә, алар барысы да мохит оешмалары әгъзалары түгел, ләкин күптән түгел Япониянең Фукушима атом станциясендә булган каза аларны киләчәк хакында уйланырга мәҗбүр иткән.

Киләсе атнада Швейцария хөкүмәте илдәге 5 атом станциясен туңдыру мәсьәләсен тикшерергә җыена. Бүгенге каршылык чарасы шуңа туры китереп үткәрелгән.
XS
SM
MD
LG